Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Вадим Захаров 16 килограммга ябыккан

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров соңгы арада ябыккан, ул үзе моны «зур җиңүем» дип бәяли.

Бу турыда ул «Татар радиосы»нда туры эфир вакытында сөйләде.

Вадим Захаров сүзләренчә, ул моңа тиз генә килмәгән, алга таба да бу юнәлештә ниятләре бар. «Менә алга таба тырышырга инде, Алла боерса, әкренләп була бит. Тиз генә түгел ул. Җыярга гына җайлы икән», – дип шаярта җырчы.

«Минем өчен бу – бик зур җиңүдер. Бу үзеннән-үзе ничектер килеп чыкты. Иң зур вакыйгам шул. Күңелгә бәрелә торганы. Ул бит кеше, ничектер тазарсаң, «ай, тазаргансың!» ди, ябыга башласаң, «ник ябыктың, авыртасың мәллә» дип әйтергә мөмкин», – дип сөйләде ул тормышындагы соңгы вакыйгалары турында.

Туры эфир алып баручылары Зөлфәт Зиннуров һәм Анна Сулимина Вадим Захаровтан ябыгу серләрен дә сорашты. Алар сүзләренчә, хәзер төрле җырчылар да туклану марафоннары, спорт белән шөгыльләнү, төрле ысуллар тәкъдим итә. Вадим Захаровтан да, үз тәҗрибәсеннән чыгып, киңәшләр бирүен сорадылар.

«Юк, спортзалга да йоргән юк, ашауны да... Ашаудан гына да түгелдер инде ул. Шуңа күрә... үзеннән-үзе ничектер шулай килеп чыкты. Нәрсә диләр әле, үзеңдә булмаган акылны кешегә өйрәтеп йөргән сыман, аны алай итеп өйрәтеп утырасым килми», – дип җавап бирде Вадим Захаров.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев