Карендәшебез Михаил — мәйдан тоткан көрәшче
Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Ютазы ягында яшәүче Михаил Минеев — спортның йөгерү, чаңгыда узышу, штанга күтәрү, самбо, бокс, грек-рим көрәше һәм үзебезнең милли көрәш төрләрен үз итеп, югары үрләр яулаган шәхес.
Унҗиде яшьлек батыр
Туган авылындагы сигезьеллык мәктәптә укыганда ук Миша үзенең көче һәм җитезлеге белән яшьтәшләреннән аерылып тора. Кечкенәдән олыларга барлык хуҗалык эшләрендә булышырга күнеккән малай спорт белән шөгыльләнә — йөгерү, чаңгыда узышу буенча үз мәктәбендә генә түгел, район күләмендәге ярышларда да җиңә. Тугызынчы класска унбиш чакрым ераклыктагы Түбән Биш урта мәктәбенә бара. Интернатта торып укучы үсмер ял көннәрендә кышын — чаңгыда, башка вакытта җәяүләп, үз авылына кайтып йөри.
Мәктәпне тәмамлаган 1966 ел Мишага милли көрәштә уңышлар китерә. Ул, беренче мәртәбә, үзләренең Сарсаз-Баграж Сабантуенда зурлар көрәшенә чыга һәм уннан артык көндәшеннән өстен чыгып, батыр кала. Бу беренче уңыштан канатланып, егет күршедәге Ләке, Урсай, ТүбәнБаграж Сабантуйларына бара һәм аларда да уңышка ирешә.
Шул ук 1966 елда ул әле төзелә генә башлаган Түбән Камага килә һәм «Гидромонтаж» оешмасына монтажчы булып урнаша. Эштән соң, промбазадагы «Строитель» клубында оештырылган грек-рим көрәше секциясенә йөри.
Дивизиянең самбо чемпионы
Солдатка китәр вакыты җиткәч, үзен яхшы яктан гына күрсәткән Минеевны армия элитасына — егетләр җентекләп сайлап алына торган Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә җибәрәләр. Сержантлар мәктәбен тәмамлап, Михаил сак ротасында хезмәт итә, алар җир астындагы махсус шахталарда урнаштырылган ракеталарны чит-ятлардан саклыйлар.
Хезмәт бурычларын үтәгән сәгатьләрдән буш вакытта егет спорт белән шөгыльләнә. Йөгерү, штанга күтәрү, чаңгы ярышларында гел алдынгылардан була, бокс буенча полкта беренче урынны ала, ә самбо көрәше буенча хәтта дивизия күләмендә җиңүгә ирешә. «Самбода башкалар белмәгән татарча көрәш алымнарын да куллануым ярдәм итте», — дип елмаеп исенә төшерә Миша.
Түбән Камалы еллар
1969 елда хәрби хезмәт срогын тәмамлап, Түбән Камага әйләнеп кайткан запастагы өлкән сержант Минеев «Камэнергостройпром» берләшмәсендә электрик булып эшли. Ә кичләрен «Факел» спорт залындагы көрәш секциясенә йөри. Сабантуйлар җитсә, төрле авылларда мәйданга чыга, ул чорның карендәшләребез Эрнест Федотов, Петр Марков, Василий Николаев кебек танылган батырларын да җиңгән вакытлары була.
Михаил Минеевның аеруча зур уңышлары — республикабызда иң дәрәҗәле бәйге булып саналган Җәлил турнирында. Анда ул өч мәртәбә — 1972, 1976 һәм 1978 елларда үз авырлык үлчәвендә (80 кг) беренче урыннарны алуга ирешә. Аеруча истә калганы — Түбән Каманың барлык биш көрәшчесе дә (ул чагында көрәш биш авырлык үлчәвендә үткәрелә иде) — Нариман Әхмәтшин, Наил Зәйнуллин, Михаил Минеев, Фазыл Әхмәтҗанов һәм Данил Галиев үз үлчәүләрендә җиңү яулаган 1976 ел. Бу вакыйга — көрәшебез тарихындагы кабатланмас рекорд: мондый нәтиҗәне аңа кадәр дә, аннан соң да башка бер генә команданың да күрсәтә алганы булмады. Шул ук 1976 елда Минеев татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россия чемпионатында катнаша һәм Питрәчнең атаклы батыры, карендәшебез Виссарион Канашевка гына оттырып, үз үлчәвендә икенче призлы урынны ала. Һәм ул «Милли төрләр буенча РСФСРның спорт остасы» дигән исемгә лаек була.
Ютазыда да баш батыр була
Дөньяның асты өскә килгән туксанынчы елларда Михаил, Түбән Каманың ыгы-зыгылы тормышыннан туеп, Ютазы районына күченә. Көрәшне, әлбәттә, анда да ташламый, җиде мәртәбә шул район Сабантуйларының баш батыры була. Үзе кебек тырыш, акыллы хатыны Луиза белән берсеннән-берсе уңган өч бала үстерделәр, биш оныклары бар. Балалары Түбән Камада һәм Казанда җаваплы урыннарда эшли, ә үзләре авылда, ат һәм сыерлар асрап, тыныч кына яшәп яталар. Михаил яшьлегенең иң матур еллары узган Түбән Камага да эзен суытмый, иске дуслары белән аралаша. Быел язын Данил Галиев истәлегенә багышлап уздырылган турнирның да хөрмәтле кунакларыннан берсе булды ул.
Виктор ШАДРИН.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев