Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Юлия Идрисовадан (Данилова) пәхләвә рецепты

Бу татлы ризыкны үзегез пешереп карагыз әле.

Камыр өчен кирәк булачак: 450 грамм он, 3 күкәй сарысы, 225 грамм сыер мае, 180 грамм сметана, ¼ чәй калагы тоз, 9 грамм разрыхитель, бераз ванилин.

Эчлек өчен: 400 грамм әстерхан чикләвеге, 300-325 грамм шикәр комы, 4 күкәй агы (белок), 10 мл. лимон согы, ярты лимон кабыгы (цедра).

Әстерхан чикләвеген 160 градуста духовкада 7 минут кыздырып алабыз.

Бер савытка сметана, күкәй сарысы һәм ванилин салып болгатабыз.

Икенче савытка он иләп, разрыхитель, тоз кушабыз. Аның өстенә, угычтан чыгарып, сыер мае салабыз да, валчыклар (крошка) хасил булырлык итеп уабыз. Шуның уртасына чокыр ясап, беренче савыттагы катнашманы салабыз һәм йомшак итеп камыр басабыз (камыр ертылып китә торган булырга тиеш).

Камырны пакетка салып, 15 минутка суыткычка куябыз.


Кыздырылган һәм суынган чикләвекне уклау яисә блендер белән ваклыйбыз. Берничәсен пәхләвәнең өстен бизәр өчен бөтен килеш калдырабыз. 

Эчлек өчен 4 күкәй агын миксер белән күбекләнә башлаганчы, 10 минут дәвамында күпертәбез, берьюлы, бераз тоз, шикәр комы өстибез (ул фотодагы шикелле булырга тиеш).

Лимон согы кушып, тагын 1-2 минут болгатабыз. Әзер булгач, вакланган чикләвек һәм угычтан чыгарылган лимон кабыгының сары тышчасын (цедра) салып, әкренләп калак белән болгатабыз.

Камырны суыткычтан алып, 4 өлешкә бүләбез. Ул тиз йомшара, шуңа күрә берсен җәйгәндә калган өлешләрен сутыкычка куеп торабыз.

Пәхләвә камырын пергамент кәгазьгә куеп җәябез (һәр катламын), чөнки ябышырга мөмкин. 

1 өлешен җәйгәч, пергамент кәгазьгә куеп, табага салабыз, өстенә чикләвек белән күкәй агыннан ясалган эчлекне җәябез.

Аның өстенә пергамент кәгазьдә җәйгән камырны куябыз, һәм тагын әзер массаны җәябез. Безнең 4 катлам килеп чыгарга тиеш, соңгы 4нче катламны зуррак итеп ясыйбыз. Пәхләвәнең чит-читләрен ябыштырганнан соң артып калган камырны кисеп алабыз (фотода).

1 күкәй сарысына 1 аш калагы сөт кушып, өстенә ягабыз. Пешкәч кисәргә җайлы булсын өчен, пычакның үтми торган ягы белән пәхләвә өстенә ромбиклар сызып чыгабыз, өстенә әстерхән чикләвеге тезәбез.

Духовкада (180 градус) 35-40 минут пешерәбез. Пәхләвәне алыр алдыннан, өстенә бераз бал ягып, тагын 5 минут духовкада тотабыз. Кайнар килеш кисәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев