Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Григорий Абрамов Татарстан көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

6 мартта Казанның «Ак барс» көрәш сараенда милли көрәш буенча Татарстан чемпионаты башланды.

Аны ачу тантанасында спортның бу төрен үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Мамадыш районының Югары Әрнәш авылыннан танылган көрәшче, тренер буларак бик күп тапкырлар батыр калган көрәшчеләр тәрбияләгән Григорий Абрамов та бар иде. Аңа көрәш федерациясе президиумы председателе Марат Әхмәтов Рәхмәт хаты тапшырды.

«Сезне ихлас күңелемнән 65 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм! Спорт өлкәсендә уңышларны арттыруга юнәлдерелгән фидакарь хезмәтегезне югары бәяләп, олы рәхмәтемне җиткерәм. Олы хезмәтегезне искә алып, татар көрәшендә, күп тапкыр батыр калган пәһлеван егетләр тәрбияләгәнегез өчен, Татарстан Республикасының татар көрәше федерациясе президиумы һәм республикабызның меңләгән көрәшчеләре сезгә зур рәхмәтен белдерә» диелгән юллар да бар Рәхмәт хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев