Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Елена Никифоровадан патисон маринадлау рецепты

Алабугада яшәүче Елена Никифорова патисон маринадлау рецепты белән уртаклашты.

Елена ел саен бакча тутырып җиләк-җимеш үстерә. Алардан кышкылыкка тәмле ризыклар да ясый. Шуларның берсе – маринадлдаган патисон.

Моның өчен безгә кирәк булачак: патиссон, укроп кәрзиннәре , хрен яфраклары, сарымсак, әче борыч, түгәрәк борыч (горошек), гвоздика, уксус, тоз, шикәр комы.

1,5 литры банкалар әзерлибез. Башта патиссонны һәм бөтен яшелчәләрне яхшылап юабыз. Патиссонны бәләкәй кисәкләргә бүләбез.

Стерильләштерелгән банкага хрен, укроп кәрзиннәрен, 2 тырнак сарымсак һәм бераз әче борыч салабыз. Туралган патиссоннарны банкаларга тутырабыз. Әзер банкаларга кайнар су салып, 15 минут тотабыз. Вакыт узгач, суны кәстрүлгә агызабыз. 

Банкага 1 аш калагы тоз, 2 аш калагы шикәр комы, түгәрәк борыч, гвоздика һәм тулы булмаган 1 аш калагы 70%лы уксус салабыз. Яңадан кайнар су салып, банкаларны ябып, одеял белән каплап куябыз.

Кышкылыкка тәмле маринадланган патиссоннар әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев