Карендәш җырчыларыбызга микрофон да кирәк түгел
Авылларда ел саен олысы-кечесе сагынып көтеп ала торган авыл бәйрәмнәре, сабантуйлар гөрли.
Заманага яраклашып үзгәрсә дә, милли бәйрәмнәрнең асылы саклана әле. Анда элгәрегечә халкыбызның йолалары, җырлары һәм биюләре, хезмәт алдынгылары күрсәтелә.
Ә хәзерге бәйрәмнәргә артистлар чакыру да модага кереп китте.
Мамадыш районының Владимир авылында үз карендәшләребез, талантлы җырчылар, халык артистлары Георгий Ибушев, Вадим Захаров чыгыш ясаган.
Тик дөнья булгач, була төрле хәлләр... Владимир авылындагы Сабан туенда аппаратура сүнгән. Шулай да, талант ияләре җырлауны рәхәтләнеп дәвам иткәннәр.
«Искиткеч моң иясе, аңа тиңнәр юк, микрофон сүнгән килеш тә бөтен сабантуй мәйданын яңгыратып жырлады, аның тавышы тубән очтан югары очка кадәр ишетелгәндер, молодец, тагын куп еллар узенен җырлары белән халкыбызны шатландырып торырга насыйп итсен», — дип язалар Георгий Ибушев турында владимирлылар.
Видео Вадим Захаровның ВКонтакте төркеменнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев