Карабаян чиркәвенә Алла Анасының Казан тәресе кабат кайтарылды
Теләче районының Карабаян авылында Көзге Казанский бәйрәме хөрмәтенә бәйрәм келәве узды.
Бу көн тагын бер зур вакыйга белән бәйләнде – ХVII гасырдан ук сакланып килгән Алла Анасының Казан тәресе әлеге чиркәүгә кире кайтарылды. Карабаян авылында чиркәү 1939-1940 елларда ябыла. Шул вакытта бу кодрәтле изге тәрене авылдашлары Алексей Кислов үзендә саклап кала. Әлеге тәре Алексейның балаларыннан балаларына күчеп бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән.
Келәүне Казан епархиясенең Питрәч округы благочинные, иерей Ярослав Петрущенков һәм керәшен священниклары Димитрий Сизов белән Геннадий Сизов алып барды. Бәйрәмгә авылда яшәүчеләр дә, читтән кайтканнар да, тирә-як авыллардан да халык җыелган иде. Литургиядә, шулай ук, Теләче муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов та катнашты.
“Эш көне булуга карамастан халык шактый булды, тирә-күрше авыллардан да килүчеләр бар иде. Келәү бик матур, күзләргә яшь китерерлек дулкынландыргыч узды. Бик изге тәре бу. Рәхмәт оештыручыларга, авыл халкына, чиркәүне карап торучы, староста Александр Кисловка. Хаман да шулай исән-сау булып, тату бер матур гаилә булып яшәргә язсын”, – диде әлеге авылда яшәүче Мария Яковлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев