«Камский Артек»та керәшен культурасын күрсәттеләр
Түбән Каманың «Камский Артек» лагеренда студентлар өчен «Киләчәк шәһәре» (»Город будущего») дигән кышкы смена эшли.
Лагерьның 4нче көне «Әхлаклылык - тормышның нигезе» («Нравственность-основа всей жизни») дип аталган. Бу көнне студентларны шәһәрнең Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән таныштырдылар. Халыклар дуслыгы йорты урынбасары Ольга Гудошникова яшьләргә үзләренең эшчәнлекләре Татарстан халыклары ассамблеясенең Түбән Кама филиалындагы яшьләр эшчәнлеге турында сөйләде. Түбән Кама керәшен оешмасы председателе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова һәм «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина студентларга керәшеннәр, милли культурабыз турында сөйләделәр. Элгәреге киемнәребезне күрсәттеләр. Студентларга керәшен биюе элементларын өйрәттеләр.
«Җиз кыңгырау» ансамбле солисты Валерия Васильева керәшен җыруын башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев