Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кама дулкыннары кочагында гомере чикләнгән Артем истәлегенә

Яр Чаллы егете, чыгышы белән Мамадыш районының Урманчы авылыннан булган Артем Рюмочкинны югалтуга әле һаман да күңел ышанмый.

Кыш... Тирә-якта – ап-ак кар... Кама елгасын да тоташ боз каплады. Ә минем күз алдымда – бу елганың 14 майдагы салкын дулкыннары, шул дулкыннар кочагында калган туганыбыз Артем Рюмочкин...

Салкынча булса да, кояшлы матур ул иртәдә Артем, үзенең дус-ишләре белән моторлы көймәләргә утырып, Каманың аръягындагы күлләргә балык тотарга китәләр. Төш турысы җитәрәк көн үзгәрә, көчле җил чыга.

Ә бу вакытта Артемның хатыны яклап бер туганы, җир сөрер өчен, аның кечкенә тракторын сорап, телефоннан шалтырата. Ике туган Берсут поселогы турысында, яр буенда очрашырга дип килешенәләр.

Артемның ашыга-ашыга җыенганын күреп, бергә балык тоутчы дус-ишләре аңа: "Җил күтәрелде. Аз гына көт, бәлки басылыр", – дип әйтеп карыйлар. Әмма Артем алар сүзенә артык игътибар итеп тормый – көймәсенә утырып, Берсут ягына кузгала. Үч иткәндәй, елганың яртысын да үтә алмый, көймәнең моторы сүнә. Шуннан соң Артем кулына ишкәкләр алып, тиз-тиз ишә башлый. Җил дә көчәйгәннән-көчәя бара. Зур-зур дулкыннар, берсен-берсе куа-куа, көймәгә бәреләләр.

Моны машинада юлдан елгага таба төшеп килүче туганы да күрә. Көймәсе судагы дулкыннар белән тартышучы Артемны берара агач яфраклары каплый. Машинадагы туганы яр буена төшеп җиткәндә, көймәнең әйләнеп капланганын, судан Артемның куллары гына күренеп киткәнен абайлый. Күз алдында су Артемны үзенә суырып ала. Туганы телефоннан Артемның ярның аргы ягындагы дусларына шалтырата. Алар, көймәгә төялеп, фаҗига булган урынга тиз арада килеп җитәләр. Тик Артемны таба алмыйлар. Аның көймәсе дә, һава күбекләре чыгара-чыгара, агым суда аска төшеп югала...

Көндезге икеләр тирәсендә булган бу фаҗига тирә-як халкын тетрәндереп кенә калмады, ничә көннәр дәвамында, туганнары, дуслары, волонтерлар, берсен-берсе алмаштыра-алмаштыра, Артемның гәүдәсен эзләделәр. Ай буе яр буеннан кайтып кермәделәр – учаклар ягып, тамак ялгар өчен аш пешереп, таң атканнан алып караңгы төшкәнче эзләделәр аны. Мамадыштан – МЧС хезмәткәрләре, Чистайдан водолазлар килеп, махсус ыргак-җайланмалар ярдәмендә, 20-30 метр тирәнлектән дә эзләп карадылар, әмма таба алмадылар.

Артемның әнисе Флера һәм әтисе Алексей, йөрәкләрне билгесезлек телгәләгән иң авыр чакта ярдәм кулы сузган кешеләрнең барысына да рәхмәтле. Алар, аптырагач, күрәзәчегә дә бардылар. "Берсут елгасы Камага кушылган урыннан астарак, су астында, көймәгә охшаган әйбер күрәм", – дигән ул. Бу хәбәрдән соң, Казаннан үзенең видео аппаратурасы белән бер подводник-белгеч килде. Ул Тарасова поселогы турысында, су астыннан моторны һәм көймәне күтәрде. Ләкин Артемның гәүдәсе анда юк иде.

Артемның югалганына өч атна дигәндә, без тагын күрәзәчегә барырга мәҗбүр булдык. Әмма ул: "Эзләп, барыбер таба алмассыз. Атна-ун көннән үзе калкып чыгар", – диде. Чыннан да, өч көннән – су астында ятуының утыз дүртенче көнендә Артемның гәүдәсе табылды.

Чистай шәһәренә җитәрәк, Кама елгасының уң як ярында, "Красный яр" поселогы балыкчысы күреп, МЧСтагыларга хәбәр иткән. Суда табылган гәүдәне ачыклау өчен, Артемның әтисе Алексейны чакырганнар, дуслары да шунда булган. "Кесәсендә  телефоны бар иде. Балдагы, киеме шул", – дип сөйләде әтисе. Ни кызганыч, айдан артык су астында ятканлыктан, туганыбызның йөзен танырлык түгел иде шул... Аны Казанга ук алып киткәннәр.

18 июньдә Артемның гәүдәсен үзе бәләкәй чактан ук кайтып йөрергә яраткан Урманчы авылы зиратында җирләдек.

Артем үзе Чаллы шәһәрендә туса да, җәйне һәрвакыт Урманчыдагы әби-бабасында –Микуш дәдәй белән Начта түти янында уздыра. Бабасына ияреп, көтүгә чыга, авылдагы бар эшне өйрәнеп үсә. Авылны урталай бүлеп ага торган Берсут елгасында малайлар белән балык тотарга яраталар. 

Чаллыдагы идарә һәм хокук институтында белем алган Артемны булачак хатыны Снежанна белән дә Урманчы таныштыра. Гаиләнең бәхете булып, уллары Даниэль (хәзер 3нче класста укый) һәм Радмир (5яшь) туа. Яшьләрнең күпчелеге ипотека җәтмәсенә эләккән заманда яшибез, Артемнарның да ике бүлмәле квартирлары ипотекага алынган. Шуны тизрәк түләп бетерер өчен, ул көне-төне эштә булды. Шәхси эшмәкәр буларак, ерак юлларга йөри торган "фура"лары да бар иде аның. Россиянең бер чигеннән икенчесенә кадәр йөрде, иптәшләренә дә эш табып кына торды. Ял көннәрендә, балык тоту өчен, әтисенең туган авылы Урманчыдагы төп йортка кайтты. Балаларга ныклы тәрбия ,   бирүне күздә тотып, хатынын эшкә чыгармады. Хатын сыртында яшәп, хатын тукмаучы ирләр дә күп бит хәзерге заманда. Ул яктан да, Артем чын ир-егет иде.

Боз каплаган Кама елгасына карап, әнә шуларның барысын да хәтеремнән үткәрдем. Артем белән соңгы мәртәбә күрешүебезне дә искә төшердем. Май ае салкын булса да, аның бер көне – Җиңү бәйрәме булган 9 Май бик җылы иде. Ул көнне, гаиләбез белән, Урманчыга бәрәңге утыртырга кайттык. Күршебез кереп, мотоблок белән бәрәңге бакчасын суклап чыкты. Иртәнге тугызынчы яртыларда хатыным яклап туганыбыз Артем килеп керде. Янында хатыны һәм ике улы да бар. "Дядя Валера, ник кеше чакырдың инде?! Мин бит мини-трактор алдым, үзем килер идем", – диде ул. Хәл-әхвәл алышкач, парад карау өчен Чаллыдагы Җиңү бәйрәменә китәргә ашыга башладылар. "Юк, Артем, риза түгел. Бер күрешү – бер гомер, әле тагын кайчан очрашабыз", – дип, өйгә чәй эчәргә алып кердек. Озак утырмадылар, ашыга-ашыга, саубуллашып киттеләр. Тагын биш көннән утыз өч яшьлек Артемыбыз бу якты дөньядан мәңгелеккә китеп барыр дип, ул чагында кемнәр уйлаган соң?!

Һәр үлем үкенечле – моны барыбыз да беләбез. Әгәр дә Артем 14 майда көймәгә утырганда өстенә коткару жилеты кигән булса, Кама елгасының салкын дулкыннары аны үз кочагына ала алмас, гомере бик иртә чикләнмәс, мондый мәңге бетмәс кайгылар кичермәс идек дип, үкенечле уйлар эчендә янабыз...

Валерий МАНКУШЕВ.

Яр Чаллы шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК ЗУР РЭХМЭТ БОТЕНЕСЕНЕДЕ БОТЕНЕГЕЗГЕДЕ ЖЫЛЫ СУЗЛЕРЕГЕЗ ОЧЕН , ИНТЕРВЬЮ ОЧЕН , ЖЫЛАМЫЙСЫ УКЫП БУЛМАДЫ ТАГЫН , ЙОРЭК ЯНА КУЗ ЯШЬЛЕРЕ АГА. . УЗ БАЛАННЫ ЖИРЛЭУ БИГРЭК ТЕ АУР ДОШМАНЫГАДА ТЭЛЭМЕССЕН АЛЕКСЕЙ , АРТЁМНЫН ЭТИСЕ...