Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычтан Марина Русовага мактау билгесе тапшырылды

24 августта Кайбычта мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды.

Киңәшмә бүләкләүләр белән үрелеп барды.
Кайбыч районының мәгариф бүлеге белгече Марина Русова Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен «Мактаулы остаз»мактау билгесе белән бүләкләнде.

«Бу минем икенче «Күкрәк билгесе». 2021 елда «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр иде. Монысы, чыннан да, көтелмәгән булды. Аны миңа 7 июль көнне Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында министр үзе тапшырды. Ә кичә инде август киңәшмәсендә үзебезнең укытучылар алдында кабатлап бирделәр. Мин башта Казан мәктәбендә 8 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 1елга якын милли мәгариф буенча директор урынбасары булып эшләдем. Аннары Кайбыч районына килен булып төшкәч, 16 нчы ел мәгариф бүлегендә методист булып эшлим», - диде Марина Михайловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев