Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычтан карендәшләребез махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашалар

Кайбычтагы «Салават күпере» спорт комплексында махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләү буенча өмә үткәрелгән.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәм һәм Курск шәһәрендә зыян күрүче халыкка ярдәм итү йөзеннән токмач кисү, торт, чәкчәк пешерү, үлән чәйләре әзерләү буенча өмә оештырылган. Акциядә Хуҗа Хәсән авылыннан да карендәшләребез үз өлешләрен керткәннәр. 

«Авылдашыбыз пенсионерка Людмила Антонова йомырка белән бал, Гүзәл Галиуллина, Елизавета Бартязова токмач кисеп җибәрделәр. Алар егетләребезне исән сау кайтсыннар иде, дөнья тыныч булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. «Ярдәм янәшә» акциясенә үз өлешен керткән авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәм. Сентябрьдә Кайбычтан гуманитар груз озатырга җыеналар. Бездә өлеш кертәбезАкчалата ярдәм итүчеләр дә күп. Акция дәвам итә», – дип яза Хуҗа Хәсән җирлеге ветераннар советы җитәкчесе Ольга Боярина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев