Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычтан Инна Драндрова: «Хезмәтемдә “Туганайлар” газетасы зур ярдәм итә»

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында яшәүче Инна Драндрова газетабызга язылуы һәм аның турындагы фикерләрен җиткерде.

Хөрмәтле, укучыларыбыз! “Туганайлар”ны алдырып укып баруыгыз, киңәшләрегез, кызыклы фикерләрегез, язмаларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә бергә булып, бердәм булып, газетабызны яшәтеп, тагын да кызыклырак итик.

Олы Тәрбит авылының китапханәчесе Инна Драндрова газетага 2008 нче елдан бирле языла икән. Ул болай диде:

“Әле ярый керәшеннәр өчен “Туганайлар” газетасы чыга. Китапханәче буларак, көндәлек матбугатка үз күңелем өчен генә түгел, эштә дә куллану мөмкинлеген уйлап та язылам мин. Эшемдә миңа «Туганайлар» газетасы шактый ярдәмгә килә. Онытылып барган йола-гадәтләребезне, бәйрәмнәрне шуннан укып беләбез. Язучыларыбызның язмаларын укыйбыз, китаплары басылуы турында мәгълумат алабыз. Авылыбызда да ул газетаны бик көтеп, яратып укыйлар. Газетаны гаиләбез белән дә, китапханәгә килгән укучылар, китап яратучылар белән дә күзәтеп барабыз. Һәр елның ахырында  кирәк материалларны аерым җыеп барам, бәйрәмнәр турында аерым, Белемнек битләре булганнарын аерым, якташларыбыз турында язылганнарын аерым папкага туплыйм. Һәр керәшен өчен бик кирәкле газета”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев