Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычтан Альбина Губеева: «СВОдагы егетләргә ярдәм итү — безнең бурыч дип саныйм»

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан Альбина Губеева махсус хәрби операция зонасында булган якташларына булышып тора.

Альбина Губееваның бәйләү, чигү эшләре остасы икәнен күпләр белә. Аның бу шөгыле матур киемнәр бәйләү, өйне бизәп торган декор элементлары чигү белән генә чикләнми. Ул хәзерге вакытта СВОда булган егетләр өчен кирәкле әйберләр дә бәйли.

– Егетләргә юынырга мунчала кирәк дип ишеткән идем. Уйлап-уйлап тордым да, бәйләп карарга булдым. Махсус материал сатып алдым, интернеттан бәйләү ысулын карадым, бер авырлыгы юк икән. Егетләребезгә мунчалалар бәйләп җибәрдем, – дип, тыйнак кына сөйләде Альбина түти.

Күптән түгел ул егетләргә җылы носкилар да бәйләп җибәргән. СВОдагы егетләргә ярдәм итү — безнең бурыч, ди ул.

– Авылдашлар белән җыелышып токмачлар кисәбез, чәй заваркалары әзерлибез. Альбина бу эшләрдән дә бер кайчан калмый. Барыбыз бергә булдыра алганча булышырга тырышабыз, – дип сөйләде Хуҗа Хәсән авылының ветераннар советы җитәкчесе Ольга Боярина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев