Кайбычның Гөбенә елгасы буендагы Ежов бабай урманы
Хуҗа Хәсән авылын һәрьяклап урманнар урап алган: Ежов урманы, урыс ягы, Кушкүлнең нарат, «Алтын тау» өстендәге урман, ферма, Николай, лесник, алпавыт урманнары. Һәрберсенең үз тарихы, язмышы, атамасы бар.
Ежов бабай урманы белән таныштырып үтим әле. Авылдашыбыз Степан Ежов бердәнбер улын Бөек Ватан сугышына озата. Бу сугыштан 153 авылдашыбыз кире әйләнеп кайтмаган.
Алар арасында аның улы да була. Гөбенә елгасы буендагы 80 гектар мәйданга, үлән дә үсмәгән комлыкка, Степан бабай тырышлыгы, җитәкчелеге белән яшь нарат үсентеләре утыртыла. Көчле өермә чыгып, яшь үсентеләр комга күмелә. Степан бабай үз куллары белән үсентеләрне казып чыгара, яңадан утырта. Аның җитәкчелегендә күп авылдашлар бу наратларны үстерүгә зур көч куя. Ниһаять, урман шаулап үсә. 1962 елда шагыйрь Сибгат Хәким безнең якларда була. Ул, бу урманны күреп, «Җанлы һәйкәл» дип исемләнгән шигырь яза. Анда мондый юллар бар:
«Нараттай нык, зифа буйлы ирләр
Азмы-күпме китте Хәсән Хуҗадан.....
Карт наратлар шыгырдаган саен,
Куышлардан карый сугышлар.
Тере һәйкәл, җанлы бу һәйкәлгә
Карый-карый читтән мин бардым.
Улларым истәлегенә, ди ул
Барысын да 80 гектарның.
Кайбыч урманнары почмагында
Хәсән Хуҗа белән Тәберде
Степанны истән чыгармагыз,
Степаннар бизи дәверне..…
Кайбыч таңнары, Ольга Боярина
Фотода уңда Степан Ежов һәм Алексей Костюков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев