Кайбыч районыннан махсус операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрелде
Бу юлы такта ярдыру өчен пилорама, 20 кубометрдан артыграк такта, Кайбыч егетләренә дип махсус әзерләнгән посылкалар озаттылар.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Чүти, Мәлки, Иске Тәрбит авыл җирлекләре башлыклары Петр Тараканов, Виталий Тимофеев, Федор Поляков та, шушы авыллардагы мәктәпләрдә эшләүче укытучылар да, башка ир-атлар да биредә. Мобилизацияләнгән ир-егетләрнең хатыннарының «Никто кроме нас! СВО» хәрәкәте җитәкчесе, СВО ветераннары союзының Казан шәһәре буенча гуманитар ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы Лилия Култышева, йөкне озата баручы, әфган сугышы ветераны Ринат Камалетдинов та кайткан. Алар икесе дә Казаннан. Бу йөк шушы хәрәкәт ярдәме белән озатыла. Украинага юл тотачак фурага, хәрбиләргә дип, Казаннан посылкалар, башка кирәк-яраклар төяп җибәргәннәр. Анда безнең район әзерләгән йөкне дә алып киттеләр. Бу юлы такта ярдыру өчен пилорама, 20 кубометрдан артыграк такта, Кайбыч егетләренә дип махсус әзерләнгән посылкалар озаттылар.
— Без махсус операция зонасына гуманитар йөк җибәрү белән шөгыльләнәбез. Бу юлы да Чүти авылына кайттык. Эшмәкәр Дамир Шәрәфетдиновка рәхмәтебез зур. Ул анда дүртенче тапкыр инде агач материаллары җибәрә. Пилорамны сатып алуда спонсорларыбыз ярдәм итте. Безнең максат — фронттагыларга ярдәм итү, җиңүне якынайту. Җиңү безнең якта булачак, — диде Лилия Култышева.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әлеге эшчәнлеге өчен Лилия Илдар кызына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән рәхмәт хаты тапшырды. «Сез илебездә — Россиядә тынычлык хакына туган йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булганннарга ярдәм итәсез. Без сезнең тынгысыз хезмәтегезне, зур җаваплылык тоеп эшләвегезне югары бәялибез», — диелә әлеге хатта.
Украинага гуманитар йөк ташучы машина йөртүче Роман Каштанов белән Ринат Камалетдиновка да шундый ук Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ринат Камалетдинов бу юлы Украинага дип тугызынчы тапкыр юлга чыга.
— Мин дә «Никто кроме нас! СВО» хәрәкәте командасында. Без мобилизацияләнгән якташларыбызга кирәкле материаллар сатып алу өчен спонсорлар эзләп табабыз, алар биргән акчага солдатлар үзләре сораган кирәк-яракны сатып алабыз һәм илтеп тапшырабыз. Әлеге эш белән узган ел шөгыльләнә башладык, — диде ул. — Бу юлы мин Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов белән бергә юлга кузгалам. Аның турында бик яхшы фикердә мин, җаны-тәне белән эшкә бирелгән. Украинага баргач, пилорамны урнаштырып, егетләрне шунда эшләргә өйрәтеп кайтачак.
Газетаны типографиягә тапшырыр алдыннан изге ният белән юлга чыгучыларның исән-имин әйләнеп кайтуы турында хәбәр килеп иреште.
Луиза Сунгатуллина, "Кайбыч таңнары".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев