Кайбыч район башлыгы ялга кайткан контрактник белән очрашты
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылының асыл егете белән кабинетында очрашты. Ул махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан.
Кочаклашып, якын дуслар кебек күрештеләр алар. Район башлыгы рәхмәтләрен әйтә башлаганчы, егет үзе аңа рәхмәтләрен җиткерде.
-Сез «Гөбенә» агрофирмасы директоры булып эшләгән вакытта мин механизатор булып эшләүче әтием янына еш бара идем. Аннан соң үзем дә бераз эшләп алдым. Техника яратуымны сизеп алгансыздыр инде, миңа правога укырга, туган җиребездә калырга киңәш иттегез. Молодец, кулыңнан эш килә синең, булдырасың дип, иңсәмә кагылып уза идегез, канатлар куйдыгыз, үсендердегез. Сезнең сүзләр дә тәэсир иткәндер, бүгенге көндә минем төрле техника белән идарә итәргә хокук бирүче документларым бар. 2018 елдан бирле Россия Кораллы көчләре сафларында мин: армиягә киттем, хәрби хезмәт төгәлләнгәч, контракт буенча хезмәт итәргә калдым. Украинада махсус операция башлангач, кабат контракт төзедем. Җиңү белән кайткач, туган авылымда эшләргә ниятем бар, — дип ул планнары турында сөйләп бирде.
Альберт Рәхмәтуллин һәр сүзеннән туган илен ярату хисләре бөркелеп торган бу егеткә соклануын белдерде, аны көчле рухлы дип атады. Чәй табыны артында бер сәгатькә якын дәвам иткән очрашу бер мизгелдәй узды да китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев