Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч керәшеннәре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2018 елның 15 сентябреннән Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарлары сату буенча ел саен уздырылучы ярминкәләр башланды.

Узган шимбәдә Кайбыч районының уңганнары Казан шәһәренең Яңа Савин районы халкына чагыштырмача арзан бәядән экологик яктан чиста продукция тәкъдим итте.

Анда, бакчасында мул уңыш үстереп, бер өлешен сатарга теләге булган шәхси ярдәмче хуҗалыклар да катнашты. Мәлки, Иске Тәрбит авыл җирлекләреннән дә керәшен карендәшләребез килгән иде. Иске Тәрбит авылыннан Любовь Тимофеева: «Ямашев проспектында булдык. Авыл халкыннан җыйдык бәрәңгесен, кишерен, суганын, чөгендер, кыяр, помидор, ташкабак, кабаклар, сарымсак. Шулай ук төрле кышкылыкка әзерләнгән банкалар: помидор ассорти, лечо, борщ алып килдек. Палаткаларны керәшен сөлгеләре белән бизәдем, көзге композицияләр ясадым, чәчәкләрдән тәкыя үрдем. Алып барган яшелчәләр барысы да сатылып бетте», — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев