Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч ягында үзенчәлекле бәйрәм оештырганнар

Быел Кайбыч районы оешканына 33 ел. Мәлки, Хуҗа Хәсән һәм Олы Тәрбит авылында бу көнне билгеләп үттеләр.

Мәлкидә ел саен 19 апрель көнне күп функцияле мәдәният йортында авылдашлары, кайткан кунаклары өчен укытучылар һәм балалар концерт куялар. 

«Концертыбызны мәктәп директоры Иванова Тамара узенең матур моңлы тавышы белән башлап җибәрде. Концертта районыбыз турында иҗат ителгән шигырьләр укыдык. 1 нче сыйныф укучысы Елизавета Тараканова, шулай ук «Туым йолдызы» конкурсында 3 дәрәҗә диплом, «Йолдызлык» конкурсында 2 дәрәҗә диплом яулап алган Кристина Бичарина матур чыгыш ясадылар. Бөркет төсле көчле, җыр-моңны яратучы егетләребез, уңган кызларыбыз бәйрәм концетында үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Төрле телдә яңгыраган жырлар, матур биюләр халык күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә багышланган концертны 9 сыйныф укучысы Мария Бухарова һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән элемтә һәм тәрбияләү буенча директор киңәшчесе Анна Петухова алып барды», — дип язды укытчы Нина Васильева.

Хуҗа Хәсәндә район көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, пенсионерлар белән очрашу кичәсе оештырылган. 

«Район көне — ул безнең үзенчәлекле бәйрәм, истәлекле көн. Район безнең уртак йортыбыз. Монда үзебезнең җирлектән чыккан күренекле шәхесләр, ветераннар турында белешмәләр алдык. "Кайбычым-куанычым" китабы белән таныштык. Район үзәгенең Кайбычта булуы, халкыбыз өчен нинди уңай булуын да искә алдык. Пенсионерка Василиса Касякова район оешкан көннән нихәтле төзелеш эшләре, юллар салыну, балалар бакчасы, мәктәптә капиталь ремонтлау, модульный ФАП салыну турында искә алды. Халкыбызга рәхәт яшәр өчен һәр яклап уңайлылыклар тудырылуын әйтте. Мәдәният йорты ремонтланды, клуб, библитека гөрләп тора, монда күп төрле чаралар балалар белән дә һәм олылар белән дә оештырыла, шулай ук төрле темаларга олылар өчен укулар уздырыла. Бөтен уңайлыклар булган биналарга пенсионерлар да бик теләп йөриләр. Район туган көненә багышлап зур концерт программасы сәхнәгә куелды. Анда ветеран пенсионерлар да чыгыш ясады. Әлбәттә, үзебезнең оныкларыбыз катнашында, Светлана Альбертовна җитәкчелегендә оешкан „Инешкәй“ фольклор ансамбле чыгышы һәркайсына хуш килде. Балалар безнең киләчәк. Районыбыз, авылыбызның тарихын, йола-гадәтләрен дәвам итүчеләр. Аларның уңышлары белән без горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез коллективка. Районыбыз озын гомерле, киләчәге бай һәм өметле булсын», — диде Хуҗа Хәсән җирлегенең ветераннар советы рәисе Ольга Боярина.

 Олы Тәрбит мәдәният йорты сәхнәсендә дә Кайбыч районы Көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

«Анда яңгыраган керәшен җырлары-биюләре, Гөлназ Гибадеева, Надежда Галкина, Ульяна Кириллова, Наталья Козлова, Оксана Воробьева, Илья Кириллов, Константин Чумарин, Никита Тараканов, Елизавета Козлова һәм Дарья Саванинаның чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килгәндер»— дип хәбәр итте китапханәче Инна Драндрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев