Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каенана да, киленедә — укытучылар

Анна Яковлевна Красильникова — дүрт дистә елга якын балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучы. Аның килене Җәннәт Мингалина да 26 ел гомерен балаларга багышлаган.

Анна Яковлевна тумышы белән Урта Пәнәче авылыннан, 10 балалы ишле гаиләдә үсә, Яков аганың өлкән кызы була. Чистай педагогика техникумын уңышлы тәмамлап, 1939 елда Түбән Биш мәктәбенә эшкә кайта. Урта Пәнәчедә дә укыта. Аннан Кызыл Юл (ул авыл хәзер юк инде ) мәктәбенә күчерелә, үзе мөдирлек тә итә. Мәктәпне урманнан үзе утын ташып җылыта, балалар чирләсә, аларны дәвалый. Сугыш елларында җәен уракка, төрле эшләргә йөри. Кышын оекбашлар бәйләп фронтка җибәрә. Эне-сеңелләрен дә аякка бастырырга кирәк. Анна башыннан барысы да уза. Нишлисең, ил белән килгән кайгы. Укытучыларны ул елларда төрле авылларга күчереп йөрткәннәр. Анна 1952 елда Аксарга укытырга килә. Башлангыч мәктәпне дә җитәкли ул. Аксар мәктәбендә 27 ел хезмәт куя, эш стажы — 40 ел.

Педагог буларак кына түгел, яшәү рәвеше белән дә авылдашларының хөрмәтен яулаган, абруй казанган, белемле һәм туган җанлы, нәсел-нәсәп өчен үрнәк кеше була Анна Яковлевна.

Җәннәт Мингалина башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән, Аксар балаларына серле белем дөньясына юл ачарга ярдәм иткән.

Җәннәт Раифовна — һәрвакыт елмаюы белән үзенә тартып торучы, шул ук вакытта таләпчән һәм һәр укучыны үзе һәм башкалар фикеренә тәнкыйть белән карарга өйрәтүче, төрле педагогик технологияләрне һәм алымнарны куллану аша уку процессына төрлелек кертә белүче, һәрбер укучыны уйланырга мәҗбүр итүче укытучы.

Аксар мәктәбенә ул 1991 елда эшкә килә. Һәркем үзенең беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көнен, беренче дәресен, мәктәп бәйрәмнәрен, беренче чыгарылыш кичәсен хәтерли торгандыр, мөгаен. Һәм боларның барысы да беренче укытучы белән бәйле. Беренче укытучы, ата-аналар белән беррәттән, кечкенә баланың тормышында зур роль уйный. Аңлый торган, игелекле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, күп нәрсәгә кызыксыну уятыр һәм тормышның тагын бер баскычын атлап чыгарга ярдәм итүче шәхес ул. Җәннәт Раифовнаның укучылары тормышта үз урыныбызны табуыбыз белән дә без беренче укытучыбызга рәхмәтле, диләр.

Ул бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев