Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кадердә һәм Чыбыклыда маскировка челтәрләре үрә башладылар

Зәй районы һәм шәһәрендә барлыгы 22 пунктта маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оешты.

Районда маскировка челтәрләре үрү эшен башлаган Елена Хисаметдинова хәрбиләрдән маскировка челтәрләренә ихтыяҗ зур булганга күрә, бу эшкә кушылмаган башка авылларда да челтәр үрүне оештыру өчен җан атып йөри.

-Узган атнада Куш-Елга авылында маскировка челтәрләре үрү пунктлары ачылды, ә бу атнада Кадер һәм Чыбыклы авыллары халкы да челтәр үрә башлады. Безнең цехтагы хатын-кызларыбыз урыннарга чыгып, челтәр үрергә өйрәтәләр. Барлык челтәр үрү пунктларын да кирәкле материал белән тәэмин итәбез, ә җавап итеп әзер челтәрләр көтәбез, - ди Елена Викторовна.

Маскировка челтәрләре махсус хәрби операция зонасына атна саен җибәрелә. Аларны ялга кайткан хәрбиләрнең үзләренә бирәләр, шулай ук районнан китүче гуманитар ярдәм аша да озатыла.

-Хәрби егетләребездән маскировка челтәрләренә заказ бик күп. Безгә эшче куллар җитми. Битараф булмыйча, башкалар да безгә кушылсын иде. Шулай ук безгә саклагыч костюмнар, эчке киемнәр тегү өчен тегүчеләр кирәк, - ди Елена Хисаметдинова.

https://vk.com/zaiof

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев