Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Качмануда су коенганда сак булыгыз

Табиблар кайбер чирләр вакытында суга чумарга ярамаганны искәртә.

Моңа кискен һәм хроник чирләр көчәйгән чор – тамак-борын ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы, шикәр чире, күз, сулыш органнары, ашказаны һәм тире авырулары керә.

Суга чуму бары тик махсус җиһазландырылган бәкеләрдә һәм янәшәдә коткаручылар булган очракта гына рөхсәт ителә.

Бәкегә чумганчы бераз йөгереп, сикергәләп алып тәнне җылытырга кирәк.

Баш мие тамырларының рефлектор кысылуын булдырмас өчен, суга баш белән чумып түгел, ә муенга кадәр генә керү зарур.

Су эчендә бер минуттан артык торырга ярамый.

Бәкедә чумып чыкканнан соң, йомшак сөлге белән тән кызарганчы сөртенергә һәм тиз арада коры кием кияргә кирәк.

Җиләк-җимеш салып ясалган кайнар чәй эчү иммун системасын ныгытуда ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев