Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каберлекләрне чистарту йоласы, буыннар аша, яшьләргә тапшырыла

Зәй районының Кабан Бастырык авылы зиратында зур өмә узды.

«Өмә ул — бердәмлек, дуслык, ярдәмләшү. Ул — безнең борынгы йолаларыбызның берсе. Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне халкыбыз, гомер-гомергә күмәкләшеп, өмә ясап башкарган. Әлеге өмәгә читтә яшәүче авылдашларыбызны да чакырабыз. Зиратта безнең әти-әниләр, әби-бабайлар, мәңгелеккә киткән иң якын кешеләребез ята. Туганнар, якыннарыбыз алдындагы изге бурычны үтәргә ашыгыйк. Эш киемнәре киеп, үзебез белән эш кораллары алып килик. Яхшы теләкләр теләп каберләрне чистартып кайту өчен өч-дүрт сәгать вакыт җитә. Ә савабы күпме! Кайвакыт «Ничек савап эшләргә?», дип аптырыйбыз. Ә бу савапны эзләп йөрисе юк. Әгәр якыннарыбызның каберләре белән беррәттән, инде ничә ел чистартылмаган караучысыз калган каберләрне дә тәртипкә китерсәк, савабы күп булыр. Дөнья эше беркайчан да бетми ул. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк безнең», — дигән мөрәҗәгать белән чыккан иде авылыбызның Ак дәдәе Илья Батаев.

Адәм баласының соңгы һәм мәнгелек йорты — кабер-зират. Һәркем аның яныннан узганда гына булса да, үзенең бу дөньяга мәңгегә килмәгәнен исенә төшерә. Үзләренең вафат булган әби-бабайлары, әти-әниләре, туганнары рухына теләк тели. Үзенең тормышына нәтиҗә ясап, кылган гамәлләре турында уйлана.

Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның коймалары, чардуганнары буялган булырга тиеш. Ә аның савабы әйтеп бетергесез, диләр өлкәннәребез. 

Авылыбыз зираты бик матур җирдә, калку урында, тау итәгендә урнашкан. Матур итеп койма белән әйләндереп алынган, зират өе дә, кирәкле эш кораллары да җитәрлек, каберләр дә тәртиптә. Зират капкасыннан кергәндә үк, чүпне кая ташларга яравы турында белдерү язылган такта да бар. Билгеле, туганнары калмаган, караучысыз калган каберләр дә күренә. 

Әмма кабер өсләрен чистартып, киселгән ботакларны, чүп үләннәрен, искергән чәчәк, яфрак, үлән, чүпләрне зиратның коймасы кырына ташлау гадәте генә күңелне борчып тора. Бер кисмәк балны бер калак дегет бозган күк, барлык яхшы якларны юкка чыгарып тора... 

Апрельнең соңгы көннәреннән берсендә зират кипкән үләннәрдән, корыган куаклардан, койма кырында яткан чүпләрдән арындырылды, караучысыз калган каберләр дә чистартылды. Авылыбыздагы һәр кеше һәм Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт шәһәрендә, башка авылларда яшәүче авылдашларыбыз да бу эшкә үз өлешен кертергә тырышты. 

Өмәдә өлкән буын кешеләре белән бергә яшьләрнең дә булуы куандырды. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип урнаштырылачак. 

Ахырдан, Илья Григорьевич һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Тәксинович өмәдә катнашкан барлык авылдашларга рәхмәт җиткерделәр. «Кеше күп булды, бик күп эшләр башкарылды, күңелдә яхшы хисләр калды. Алла боерса, киләчәктә шушы тәртипне сакларга кирәк. Быел 14 майда булачак пуминкага кайтканда зират чиста торса, үзебезгә күңелле булыр», — диде Илья Григорьевич.

Шушы эшне башлап йөргән, үзенең көчен дә, вакытын да кызганмаган авылдашыбыз — Ак дәдәбез Илья Батаевка, авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйковка авылдашлар олы рәхмәт белдерә. 

«Бу дөньяда кунак кына икәнебезне барыбыз да аңлый. Мәңгелек йорт, мәңгелек тормыш турында безгә кадәр дә күп язылды һәм хәзер дә бик күп языла. Күпләребез үлгәннән соң тормыш барлыгына ышана, ә кайберәүләр үлдең дә беттең, дип фикер йөртә. Һәммәбез дә, иртәме-соңмы, шунда барасы. Зиратларга барып, туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен чистартсаң, бу якты дөньяның кадерен күбрәк аңлыйсың, ә изге эшнең савабы күплеген тагын да ныграк тоясың. Зиратлар, кабер өсләре — исәннәрнең йөзе, көзгесе ул. Без аларны тәртиптә тотарга тиешбез. Ул көнне бик күп эшләсәк тә бер дә ару сизелмәде, байтактан күрешмәгән авылдашларыбыз белән очраштык, бергәләшеп фотога да төштек, сагынылган, „Әндери әбәте“ дә ясадык, сөйләшеп тә утырдык, — дип сөйләде Анастасия Кукина. — Аннан соң, зират артыннан Күктәкә авылына бара торган юлдан урманга гөмбәгә дә барып кайттык әле. Быел җыерчыклы кәҗә гөмбәсе (сморчки) бик күп үскән., Шул гөмбәләрне җыеп кайтып, кич белән өйдә кыздырып ашадык». 

Әйе, адәм баласы мәңгелек дөньясына үзе белән берни дә алып китә алмый. Аны озатканнан соң, исәннәргә аны искә төшерүче ике генә әйбер кала — кабер һәм хәтер.... Каберендә зиратка килгәч кенә була аласың. Ә хәтер — аның кылган изге-саваплы гамәлләре турында, яисә аның начар холкы, яман эшләре турында искәртә. 

Шуңа күрә, авылдашлар, әле җир өстендә йөреп торганда яхшы-саваплы гамәлләр генә башкарыйк һәм керәшенәргә элек-электән хас булганча, зиратларны карап-тәртиптә тоту гадәтенә яшьләрне, балаларны һәм оныкларны да өйрәтеп үстерик.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев