Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәбен койдыру – иң матур һәм иң мөһим йолаларның берсе

Кәбен кою сүзе керәшеннәрнең борынгы җырларында да еш очрый.

Җегет булсаң, бул җегет,

Көмеш койдыр каеш жөгәнгә.

Җегет гомерен зая үткәрмә.

Кәбен койдыр җанын сөйгәнгә.

Кәбен күлмәкләрен киеп, матур итеп бизәлгән атларга утырып кәбен койдырып кайткач, егет белән кызны үз өйләренә түгел, ә «кунак өе» дип аталган, махсус әзерләнгән өйгә алып кергәннәр. Кызны, турыдан-туры кияү йортына алып кайтмыйча, башка өйгә кертеп тору бик борынгы йола, ул килен буласы кешегә чит гаиләгә керү алдыннан үзен әзерләргә, тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә. Кунак өе итеп, гадәттә, егет белән кызга кыяматлык булган кешенең өе билгеләнә. Кыяматлыкка кияү ягыннан туган тиешлерәк хатын-кыз һәм аның ире сайлап алына. Кыяматлык –  ул гомер буе бу ир белән хатынның иң ышанычлы дусы, киңәшчесе һәм таянычы булырга тиеш. Ир белән хатын, яки килен белән кайнана арасында низаглар килеп чыкса, кыяматлыкка серләрен сөйләгәннәр.  Ул исә һәр ике якны да көйләргә, тынычландырырга, килештерергә омтылган. Кыяматлык итеп яшь кешеләр сайлап куелган очракта да кияү белән килен аларга әнеки, әтеки дип эндәшергә тиеш, ә кыяматлык үзе киленгә кыяматлык кызым дип эндәшкән.

 Чәчләреңне тарап үр, кызым

 Ата-анаң йорты калды инде.

Күзләреңне ачып күр, кызым,

Туган-үскән йортың калды инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев