Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан Бастырыкта Ак дәдәйне сайладылар

Октябрь аенда Зәй районының Кабан Бастырыкта авылның Ак дәдәен сайлап куйдылар.

Авылдашлар үзләрең борчыган сорауларын, туган проблемаларны бергәләшеп хәл итү, күмәк эшне бергәләп эшләү өчен Илья Батаевны Кабан Бастырык авылының Ак дәдәе итеп сайлап куйдылар. Зәй керәшен җәмгыяте дә Илья Григорьевич кандидатурасын бик хуплады. 
Элек, күмәк хуҗалык вакытында, авылдагы мондый кешеләрне староста дип тә йөрткәннәр. Ак дәдәй дип, керәшеннәр хөрмәткә лаеклы һәм төпле булган әти яклары туганнарының өлкәннәренә эндәшкәннәр. 

Мин әйтер идем, безнең Кабан Бастырык — аягында ныклы басып торган авылларның берсе. Безнең авылда горурланып, мактанып сөйләрлек уңышлар да, хәл итәсе проблемалар да бар. Авылда күпчелек халык керәшеннәр, шулай ук, татарлар да яши. Илебездә мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән үк авыл халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүдә катнаша. Зәйнең киләчәктә районыбыз керәшеннәре үзәге булырга тиешле Изге Макарий исемендәге керәшен чиркәве төзелешенә дә авылыбыз халкы ярдәм итә. 

Авыл йөзен кешеләр билгели. Авылның төп байлыгы — аның тырыш, уңган, эчкерсез, кунакчыл кешеләре. Безнең Кабан Бастырык халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булуы белән аерылып торган. Заманында ул үзенең игенчеләре, балта осталары, итек басучылары, тукучылары, тегүчеләре белән дан тоткан. 

Авыл яшәсен өчен заманча ниндидер яңалык кертү өчен янып йөрүчеләребез бүген дә шактый безнең. Авылыбыз сайлаган Ак дәдәй Илья Батаев — шундыйларның берсе, үзенең тормыш тәҗрибәсе, кешелеклелек сыйфатлары, булдыклылыгы белән халык ышанычын яулады ул. Авылны саклап калу, аның элекке данын югалтмау өчен җан атып йөри. Бабасы Гаврил һәм әтисе Григорий дәдәй дә үзебезнең авылда туып-үскәннәр. 

Ильяның бабасы Гаврил Спиридонович Батаев (1886 елгы) патша армиясендә хезмәт иткән. Александра Стефановна (1887 елгы) белән гаилә корып, 12 бала тапканнар, 5есе кечкенә вакытта йогышлы чирләр белән авырып үлгәннәр, ә 7есен тәрбияләп үстерәләр. Балаларының 4есе — Марина, Елена, Анфиса һәм Александр Пермь өлкәсендә яшәп, шунда җирләнгәннәр. Прасковья (Праскый) сугыш вакытында госпитальдә шәфкать туташы булып эшләгән, Ленинград блокадасында хәбәрсез югалган. Григорий (Ильяның әтисе) һәм аның бертуган тутасы Ирина гомерләрен авылда яшәп уздырганнар. 

Гаврил урта хәлле, ялгыз (аерым) хуҗалыкчы (крестьянин — единоличник) була. Туры сүзле, гадел һәм бик тырыш булган, авылда тегермән тоткан, «кулак, күмәк хуҗалык оештыруга карата эш алып бара» дип, 1934 елның 14 ноябрендә хәрби форма кигән кешеләр төн уртасында кереп, «аңлатма язу өчен сорау алырга» дип, өеннән алып чыгып киткәннәр, анда аны бик каты кыйнаганнар, 7 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. 

Гаилә башлыгын төрмәгә алып киткәч, хуҗалыктагы барлык терлекләрен тартып алып, яхшы, таза йортларыннан куып чыгарып, землянкада яшәргә мәҗбүр иткәннәр. Архив документларыннан күренгәнчә, 7 айдан, ягъни 1935 елның 25 январенда, «гаебен дәлилләүче фактлар юк, эшне туктатырга» дип аклаганнар. Амнистия белән өенә әйләнеп кайтса да, бу якты дөньядан бик иртә киткән. 

Ильяның әтисе Григорий Гаврилович (1926 елгы) 7 классны яхшы билгеләренә тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы башланганда 15 яшьтә булган малайны күмәк хуҗалык бригадиры итеп билгеләгәннәр, сугышка алмаганнар — бронь биргәннәр, чөнки тылда эшләргә кирәк булган. Григорий, шулай итеп, бик күп еллар бригадир булып, авыл хуҗалыгында эшләгән, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Сталин медальләре белән бүләкләнгән. Әнисе, Ефросиния Антоновна (1918 елгы) — күрше Зичәбаш авылы кызы. Ефросиниянең әтисе — Антон Васильев, әнисе — күрше Югары Баграж авылыннан Анна Игнатьевна Данилова. Алар гаиләсендә 5 бала үсә: Герасим (Гәрәч), Василий, Ефросиния, Павел, Ульяна. Уллары Василий белән Павел сугышта хәбәрсез югалалар, калганары да инде гүр ияләре. 

Әниләре Ефросиниянең гомере колхозда авыр эштә үтә: чөгендер, бәрәңге эшкәртү, көзен аларны алып, хөкүмәткә тапшыру; борчак чабу, терлекчелектә эшләү... «Бер класс та укымаган, әби аны мәктәпкә җибәрмәгән, өйдә эшләре күп булган», — дип әнисе турында искә ала Илья Григорьевич. 

Гөргөри дәдәй белән Ефросиния түти балаларын да үзләре шикелле кешелекле, хезмәт сөючән итеп үстерделәр. Николай, Гаврил, Прасковья, Илья, Михаил бер эштән дә курыкмыйлар. Авылдагы башка балалар кебек, гаиләләре белән кара көзгә кадәр бәрәңге алырга, чөгендер эшкәртергә, ындыр табагында эшләргә, утын, печән хәзерләргә дә туры килә аларга. Бүгенге көндә Николай дәдәй, үзенең гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши; Гаврил дәдәй семьясы белән Киров шәһәрендә, Прасковья семьясы белән матур гына өй салып, Кабан Бастырыкта яшәп яталар. Михаил инде хәзер гүр иясе, авылыбыз зиратында җирләнгән. 

Илья Григорьевич Казан химия технология институтында югары белем ала, яшь белгечләрдән тупланган комсомол отряды белән төзелеш эшләрендә дә эшли. Бу чорларны олы тормыш мәктәбе үтү вакыты, дип атый ул, чөнки отряд составында төрле эшләр башкарып, бик күп һөнәрләр үзләштерә. Яшьлек романтикасына бирелеп, Илья Григорьевич шактый гына вакыт вахта методы белән Себер якларында да хезмәт куя. Озак еллар «Нижнекамскнефтехим»да инженер-механик булып эшләп, үз тырышлыгы белән, «Татспецнефтехимремстрой» трестының 5нче СРСУ начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Аңа бирелгән Мактау кәгазьләрен, рәхмәт хатларын санап бетерерлек түгел. 

Тукай районы Мәләкәс авылыннан булган хатыны Анна Михайловна бакчада 46 ел буе тәрбияче була. Балаларны төрле кул эшләренә дә өйрәтә. Алар өенең стеналарын уңган хуҗабикә эшләгән мозаикалы картиналар бизи, кулдан ясалган иконалар һәм зур яктырткыч өй түрендә урнашкан. 

Илья Григорьевич әле ярдәмчел, игелекле зат буларак та авылдашларыбыз арасында олы хөрмәткә лаек. Илья Гриорьевич Зәй районы авылларын газлы итүгә дә зур тырышлык куя. Бигрәк тә туган авылыбыз Кабан Бастырыктагы хуҗалыкларга газ кертүдә башлап йөри, моның өчен халык аңа бик рәхмәтле. 2017 елны аны Зәй элеваторына эшкә чакырып алалар, биредә шактый вакыт баш инженер булып эшли. Илья Григорьевич Кабан Бастырыкта чиркәү төзү эшенә дә зур ярдәм күрсәтә, зиратны карап, тәртипләп торуга да зур игътибарлы бирә. 
«Кайда гына эшләсәм дә, җиренә җиткереп, кешеләргә файда китерерлек итеп эшләргә тырыштым. Шуңа да хәзер лаеклы ялда көр күңел белән, үткән гомергә шөкер итеп яшибез», — дип елмая ул. Түбән Камада яшәгәндә үк, авыру энеләренә, якыннарына ярдәм итәргә уңайлы булыр дип, әти-әниләре кырына йорт һәм каралты-кура төзиләр. 

Анна белән Илья Батаевларның уртак гаилә учагын тергезүләренә быел 44 ел тулган. Алар лаеклы ялда булсалар да, авыл җирлеге тормышында актив катнашалар. Авыл җирлеге җыеннарында авылыбыз өчен мөһим мәсьәләләрне дә күтәрә белә ул. Үзенең туры сүзле, киләчәккә карап фикер йөртә, халык белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә ихтирамга лаек кеше ул. Мәсәлән, быел җәй көне үткәрелгән Авыл җыены өчен дә авылдашларыбыз бик рәхмәтле аларга. Гомумән, Илья Батаев кешеләрне ышандыра белә, һәркем белән уртак тел таба, барлык күршеләре белән яхшы дустанә мөнәсәбәттә яши, һәрвакытта да көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Берәр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, аны хәл итү юлын таба. 

Икесе дә керәшен җыруларын яратып башкаралар. «Элек керәшеннәрдә бер-берсенә кунакка йөрү гадәте көчле иде. Без шундый аралашу мизгелләрендә халкыбыз җыруларын, такмакларын искә төшереп җырлый идек. Хәзер менә кабаттан шул чорларга кайткандай, кинәнеп яшибез», — ди Анна Михайловна.

Ул Дүрт Мунча мәдәният йортында «Тугай» ансамбленә дә йөри, икесе бергәләп, бәйрәмнәрдә дә теләп катнашалар.

Тату гаилә учагында бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Балалары икесе дә үз гаиләләре белән яшиләр, уллары Сергей — оешмаларның берсендә тәэминат бүлеге җитәкчесе, ә кызлары Мария инженер булып эшли. Кияүләре Александр, хәзерге көндә махсус хәрби операциядә...

Өлкән Батаевлар балаларына дүрт оныкларын үстерергә дә булышалар.

Ак дәдәбез, иң беренче эш итеп, телефондагы ватсапта «Кабан Бастырык авылы керәшеннәре» группасын булдырды. Беренче көнне үк группада ул авыл халкына мөрәҗәгать итте. «Зәй керәшен җәмгыяте белән бергә, барлык проблемаларны хәл итеп, үзебездән матди яктан, физик көч кирәк булганда кул көче белән булышып, күмәкләшеп эшләп, бүгенге катлаулы тормышта битараф булмыйча ярдәмләшеп, бер-беребезгә булышып, берләшеп яшәргә тырышыйк, шулай булганда гына без көчле булырбыз, бердәмлектә — көч, бергәләп барлык катлаулы проблемаларны җиңеп чыгарбыз. Безнең Зәй районыннан СВОда безнең иминлек өчен 300 кеше көрәшә; беренче тапкыр районыбызда үзебезнең керәшен чиркәвенә яңа бина төзи башладык; арабызда талантлы кешеләр бик күп, аларны үстерү, күрсәтү өчен төрле чараларда, фестивальләрдә катнашырга, андый кешеләребезне башкаларга да күрсәтергә кирәк. Гомумән, безнең керәшеннең яшәешен үзара яктырта торган, хәбәрләшеп тора торган группа бу», — дип башлады Илья чираттагы бу җаваплы эшен. 

Тынгысыз җанлы, туганнарының, туган җиренең, авылдашларының кадерен белеп яшәүче Ак дәдәбез Илья Григорьевичка ныклы сәламәтлек, эшендә тагын да зуррак уңышлар, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телибез. Кешеләргә эшләгән игелегенең әҗеренә ирешергә язсын!

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА,
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев