Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан-Бастырык чиркәве яңартыла

Зәй районының Кабан-Бастырык авылы чиркәве өр-яңадан яңартылып, төзекләндерелә.

Питрауга туры китереп Кабан-Бастырыкта оештырылган Авыл җыенында, моннан ун ел элек төзелгән чиркәвебезне ремонтлау мәсьәләсе күтәрелгән һәм халыктан акча җыела башлаган иде. Авылдашлар озак тотмадылар, эшкә керештеләр. 

Тиз арада авыл чиркәве эче чистартылып, юылып, стеналары агартылды. Аны якты матур төскә буядылар. Яңа шәмдәлләр алып куйдылар. Чиркәү эче яктырып, зур шәһәрләрдәге храмнарныкы шикелле матур булып калды.

Матур дип әйтүе генә җиңел, биеккә менеп эшләр өчен маляр табуы, бигрәк тә эш сезоны булган җәйгелектә, җиңелләрдән түгел. Юлия Батаевага рәхмәт инде, биектә эшләүдән курыкмаучы малярлар табып алып кайткан. Малярларның буйлары түшәмгә җитә алсын өчен, Илья Батаев махсус басмалы баскычлар биреп торган.

Әгәр дә авылдашлар, якташлар бердәм булмаса, чиркәү эчен матурлап ремонтлап булмас иде. Кемнәрдер үз кул көче белән булышкан, кайсыларыдыр матди ярдәм күрсәткән.

Ә шулай да бу эштә башлап йөргән, буяучыларга булышкан Андрей дәдәй Кондратьев, Илья Батаев, Петр Батаев һәм Анастасия Кукина исемен аерып әйтеп үтсәм, башкалар үпкәләмәс. Алар Ходайның рәхмәтендә булсыннар.

Кабан-Бастырык авылының чиркәве хәзер тышкы ягыннан да, эчтән дә балкып, ерактан ук үзенә чакырып тора. 

Авылдашлар! Чиркәү ятим баладай ямансулап утырмасын. Келәүләрдә чиркәүгә юлны онытмагыз. Ходай юлында йөргән кешеләрнең гаиләсе имин була, балалары да бәхетле, тәрбияле булып үсә. 

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев