Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан Бастырык авылының онытылмас Нардуганнары

Зәй районының Кабан Бастырык авылында Нардуганны хәзер дә ел саен искә алалар.

Кара көчләрдән котылу өчен
Нардуган — Зәй районының Кабан Бастырык авылында онытылган бәйрәмнәргә керми. Ул кыш көне унике көн — Ходай җаралган төннән соң — 7 январьдан 18 январьга кадәр дәвам итә. Әби-бабайларыбыз вакытындагы шикелле, бу бәйрәм хәзер алай тоташ озак булмаса да, ел саен искә алына.

Нардуган — керәшеннәрнең караңгы төнгә яшеренгән кояшка табыну йола-бәйрәме. Керәшеннәрнең төн бәйрәме булган Нардуганның төп мәгънәсе — йорт-җирдән, каралты-курадан җен-пәриләрне, өрәкләрне, бөтен кара көчләрне себерке белән себереп чыгару. 

Нардуган бәйрәме вакытында урамда бураннар дулый. Шуңа карамастан, керәшеннәр кичләрен өйдә утырмыйлар. Үзләрен башкаларга танытмаслык итеп киенеп-ясанып, кулларына себерке тотып, «җен-пәриләрне, албастыларны» туздырып, авыл урамнарын, йорт-җирләрен чистартыр өчен, җыйнаулашып «нардуган йөриләр». 

Нардуаннан Качмануга хәтле, керәшен авылларында, керәшен йортларында бер генә җен-пәри дә калырга тиеш түгел, дип ышана безнең керәшеннәр. 

Нардуган уеннары гына өрәкләрне себереп, куып бетерә алмаска да мөмкин, анысы. 

Кач сызу
Керәшеннәрдә, Нардуган бәйрәмнәре ахырында, Качману алдыннан саклану чарасы уздырыла. Ул — Кач сызу. 

Минем әни дә ел саен Качмануга каршы төнне күмер чүлмәгеннән сүнгән күмер алып, урамнан керә торган капкадан алып, бөтен йорт-җир, абзар-кура ишекләренә Кач билгеләре сызып чыга иде. 

Ул аны беркем белән бер сүз сөйләшмичә һәм кешегә бик күрсәтмичә генә, бары тик төнлә эшли. Ә без ул сызган качларны иртән торгач кына күрәбез. Ул аны «капканы ачып, ишегалдына, өйгә һәм абзарларга җен-пәриләр кермәс, начар ният белән йөрүчеләр кире борылып китәр», дигән өмет белән эшли. Качману суын алып кайту өчен йортны әзерләү, ишегалдын, абзарларны, өйне аруландыру, дип тә ышана. Качмануга — су аруландыруга һәм җанландыруга йорт әзер була, дип ышанып башкара иде.

Чын артистлардай Князевлар
1960-70 елларда, әле без бәләкәй чакта, Нардуган көннәрендә авылдашларым, «Нардуан бабае» булып, үзләрен танымаслык итеп киенеп, төрле битлекләрдән һәм себерке тотып, бармакларына уймаклар киеп, кулларындагы тазларны шакылдатып-дөбердәтеп, өйдән-өйгә йөрделәр. Өйләргә кереп, җыру һәм такмаклар әйтеп, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет телиләр иде. Бигрәк тә Князевлар семьясы — Анна түти, уллары Никандр дәдәй, хатыны Зина түти белән Гриша дәдәй, Галя түти — чын артистлар кебек, ел да нинди дә булса яңалык өстәп, ел буе искә алып сөйләрлек итеп йөрерләр иде Нардуганда. 

Ул көннәрдә авылда тамаша була, бөтен кеше, шау-гөр килә. Анна түтиләрнең, Никандр дәдәйләрнең ничек итеп киенгәннәрен, кемнәргә кергәннәрен һәм нинди җырулар җырлаганнарын халык күңелле, кызык итеп сөйли иде. Ә икенче көнне Нардуганга чыкканда инде алар башкача киенәләр. Тавышларын калынайтып, я нечкәртеп үзгәртеп, такмак-җыруларның да гел башка төрлеләрен җырлыйлар. Кыска спектакль уйнаган артистлар диярсең. Князевлар — бик талантлы, шаян, тапкыр кешеләр булып, уен-көлке яраталар, кешеләрнең күңелләрен ачалар иде. 

Үзебезнең Ульяна 
Түбән Кама шәһәрендәге «Мунча ташы» театры сәхнәсендә бик күп еллар уйнаган артист, Татарстанның атказанган артисты, Татарстан мәдәният хезмәткәре Ульяна Князева — шул гаиләдән! Аның һәр рольне халыкчан һәм табигый итеп башкаруы бер дә гаҗәп түгел! Авылыбыз Нардуганнарын ямьләп йөргән шундый талантлы керәшен гаиләсендә туып-үскән Ульяна Никандровнаның талантына сокланабыз, аның белән горурланабыз! 

Хәзер дә йөриләр
Авылыбызның Татьяна Швенцова, Ульяна Тихонова һәм Галина Фролова шикелле өлкән буын кешеләре элек Нардуган көннәренең ничек үтүе турында сөйлиләр. Яшь чакларында үзләренең әлеге бәйрәмгә кагылышлы кызык хәлләрен дә искә төшереп алалар.

Бу елларда да безнең авылда Нардуган көннәрендә бик күп кенә гаиләләр шулай танытмаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп, җен-пәриләрне куып йөриләр. Авылыбызның җор телле гармунчысы Борис Баранов һәм оста җырлаучы Людмила; үзара дус-тату булулары белән аерылып торучы, бөтен эшне бергә башкарырга күнеккән бердәм, ачык күңелле, җыр-бию яратучы Галина һәм Николай Фроловаларның кызлары, кияүләре, оныклары да танытмаслык итеп киенеп, «авылда, йортларда җен-пәриләр булмасын, каралты-кураларда маллар күп йөрсен, басуларда игеннәр уңсын, дөньялар тыныч булсын», дип теләк әйтеп йөриләр. 

Йөзек салу
— 6 январь төнендә йөзек салдык. Төрле җырулар, такмаклар әйтештек. Еллар имин булсын, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын, дип теләдек, — дип сөйли күп еллар авылыбызның мәдәният учагында кайнаган, хәзер лаеклы ялдагы Клавдия Максимова. — Йөзек салу өчен өч кеше бәкегә суга бардылар — киленем Лидия, оныкларым Женя һәм Ирина. Женяга, бәкегә килеп җиткәч балта белән суны кояш уңаена таба сызыклап алырга куштык. Чиләк белән бәкедән суны алгач, аңа йөзек һәм акча салырга кирәклеген аңлаттык (элек ул акча белән йөзекне «патшаныкы» дип әйткәннәр). Сулы чиләк өстенә каплап өйгә алып кайту өчен ак бистәр бирдек. Суга барганда-кайтканда сөйләшмәскә, артка борылып карамаска кирәклеген аңлаттык. Элекке кешеләр шулай алып кайтылган су тылсымлы, серле көчкә ия, дип ышанганнар. Өстәлгә сулы чиләк куеп һәркем, киләсе елга кадәр күңеленнән нәрсә дә булса юрап, чиләккә үзенең йөзеген салды. Чиләк өстен ак җәймә белән ябып куйдык. Оныгым Иринаны йөзек салдыручы итеп билгеләдек. Ул чиләктәге суны болгатты да, үзе андагы йөзекләргә карамыйча, кайсы туры килә, шунысын алып чәнти бармагына киде. Аны берәүгә дә күрсәтмичә, кулын судан алып, әмма чиләктән чыгармыйча гына торды. Бер куплет җыру әйттек. Җырулар арасында төрлесе булырга тиешлеген Татьяна түти Швенцова аңлатты. Йөзекнең кемнеке икәнлеге ачыкланып, иясенә тапшырганда шул кешенең алдагы тормышын юрадык. Җыруны Анна Батаева үзе генә дә һәм күмәкләшеп тә җырладык. 

Махсус хәрби операция бетүгә юрадык
— Йөзекләр хуҗаларына тапшырылгач, балдаклар салган суны алып чыгып, кояшка каршы түктек. Чиләктәге акчаның төшүе буенча, иң алдан — бәке янында ук салынган йөзеккә чыккан җыру буенча, елның ничек киләсен дә юрадык, — дип дәвам итте сүзен Клавдия Алексеевна. — Туры килгән җыруга карап, бәке янында чиләккә салган «патша» йөзегенә чыккан җыру буенча сугыш бетәр, махсус хәрби операциядә булган безнең улларыбыз, кияүләребез исән-сау әйләнеп өйләренә кайтырлар, дип юрадык. 

Акча да күн ягы белән төште, аны күреп тә бик сөендек, тиздән, быел ук сугыш бетәр, дип юрадык.

Әби-бабайларның йола-гадәтләрен 
Онытырга юктыр минем хакым.
Онытылып торса да бераз йолалары,
Асылына кайта бүген халкым.

Башта әйтергә онытканмын икән, мин быел да бергәләп «Йөзек салу» йоласын уздыруны күз уңында тотып, оныклары белән күрше-тирәмне, якыннарымны үземә кунакка чакырдым. Татьяна Швенцова яшүсмерләргә, балаларга «Йөзек салу» йоласын аңлатты, ә Анна Батаева бу йоланың аерым үз җырулары, үз көе булуы турында сөйләп, көйләп тә күрсәтте. Ә мин үзем, алдан ук әзерләп куйган караңгы бүлмәдә яшүсмерләргә шәм белән көзге каршында багуны күрсәттем. Бераз шомланып торсалар да, яшьләрдә кызыксыну уянды. Төн уртасында бәкедә юрауны киленем Лидиягә йөкләгән идем. Суык дип тормадылар, анда да төшеп, бәкедә күрәзәлек иттеләр. Азактан балаларга чәй эчерттек, күмәч, пешкән ризык белән сыйладык. Соңыннан, Анастасия Кукина елларга иминлек теләп иманнар укыды, авылыбызга, илебезгә, халкыбызга һәм тынычлыгыбызны саклап СВОда булган батыр егетләребезгә, бөтен дөньяга тынычлык теләдек.

Койма аша итек атып
— Икенче елга да чакырыгыз. Без хәзер ничек бәйрәм итәсен беләбез инде, — дип әйтүче балаларның әлеге сүзләре белән барлык кунакларым да ризалашты. 

Аларны озатканда әле яшүсмерләр койма аша итек атып, гаилә корачаклармы-юкмы, булачак кәләшләре (яисә кияүләре) кайсы яктан икәнен дә юрадылар. 

Өй эчендә бертөрле серле, тыныч халәт булса, монда инде юрау шау-шулы үтте. Егетләр һәм кызлар балаларны өйләренә озата киткәч, матур-матур керәшен җырулары җырланды. 

Йола — тәрбия асылы
— Әле Евдокия Пасмурова, Федора Тихонова, Софья Батаева, Александра Сидорова, Зинаида Краснова түтиләр исән чакта ук бу йоланы инде күп еллар элек яңартып, үтәп килә идек, күңелле итеп үткәрә идек. Ә йөзек салганнан соң, икенче көнне Слауат әйтергә — Алла туганны данларга чыга идек. Аннары — Нардуган йөрүләр... Ул вакытта байтак кына тирләргә туры килә иде, чөнки чишмәгә кадәрге ара шактый ерак булып, Качману көненә балаларны чаңгыларга бастыра һәм гаиләм белән чишмәгә юл сала идек. Ә хәзер урамда кичләрен утлар да янып тора, юлларны да трактор ача. Моның өчен авыл җире башлыгы Радик Ситдыйковка рәхмәт. Күршеләрем Фәндилә һәм Яков Брицовлар, Алиса һәм Александр Сидоровлар, Валентина һәм Владимир Кукиннар, үз киленем Лидия, оныкларым һәм башка авылдашларым ярдәмендә бәйрәмебез файдалы узгандыр дип уйлыйм., — дип сүзен тәмамлады Клавдия Алексеевна. 

Әнә шулай, Кабан Бастырык авылы керәшеннәре үз асылларын җуймаска тырышалар, бәйрәмнәрне яңартып, матур гадәтләребезне яңадан кайтаралар. Бу бәйрәмнәр, йола-гадәтләр — тәрбия асылы. Ә тәрбия һәрчак гаиләдә башлана.

Анастасия ШӘЙМӘРДӘНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен авылда йолаларны искэ алып торабыз, балаларга , курсэтергэ тырышабыз,рэхмэт кызлар шулай матур итеп, язып курсэткэнегез очен