Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан-Бастрыкның аянычлы язмышлы Батаевлары

Батаевлар фамилиясе мисалында репрессияләнгәннәр турында китапта биш репрессия корбаны турында язма бар.

1991 елдан башлап 30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.

Әлеге көн уңаеннан Зәйнең «Шатлык» социаль үзәгендә “Искә алырга да куркыныч һәм онытырга ярамый” дип аталган тематик очрашу узды.

Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне бу. Аларның саны да, исәбе дә төгәл генә билгеле түгел. Төрле чыганакларда мәгълүматлар төрлечә китерелә: берничә йөз меңнәр белән, хәтта берничә миллион белән дә исәпләнә тапталган гомерләр саны, - ди туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Чара барышында социаль хезмәтләр алучылар “Сез репрессиягә эләккән булыр идегезме” темасына тест үттеләр, “Ачык исемлек” мәгълүматлар базасы турында белделәр, Иосиф Сталин һәм Совет хуҗалыгы казанышлары турында кыска метражлы фильм күрсәтелде.

Чарада катнашучыларның берсе Сталин репрессияләреннән зыян күргән Кабан-Бастрык авылындагы туганы турында сөйләде. Һәм без Батаев фамилияле репрессиягә эләгүчеләр турында мәгълүмат эзләдек, ди Светлана Ивановна.

Батаев Дмитрий Константинович, 1875 елда туган. Зәй районының Кабан-Бастрык авылында яшәгән. Рус, крестьян. 1931 елның 21 апрелендә кулга алынган. ТАССР ДПУ тарафыннан 58-11 маддә буенча хөкем ителгән. Хөкем карары - 5 ел концлагерь. 1989 елда реабилитацияләнгән.

Батаев Ефим Матвеевич, 1907 елда туган, ТАССР элемтә идарәсе инспекторы булып хезмәт куйган. 1938 елның 12 маенда СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе тарафыннан хөкем ителгән. Атып үтерелгән. Акланган.

Батаев Николай Федорович, 1925 елда туган. Зәй районының Кабан-Бастрык авылында яшәгән. Татар, кызылармияче. 1946 елның 31 октябрендә кулга алынган. Балтыйк флотының хәрби трибуналы тарафыннан 58-1б маддә буенча 10 елга хөкем ителгән. 1992 елның 13 августында реабилитацияләнгән.

Батаев Панфил Давидович, 1902 елда туган. Зәй районының Кабан-Бастрык авылыннан. Рус, крестьян. 1931 елның 21 апрелендә кулга алынган. ТАССР ДПУ тарафыннан 58-11 маддә буенча хөкем ителгән. Хөкем карары - 3 ел концлагерь. 1989 елда акланган.

Батаева Татьяна Алексеевна, 1908 елда туган. Зәй районы, Кабан-Бастрык авылында туган, Казан шәһәре яшәгән. Рус, ике улы булган, Ворошилов исемендәге колхозда хезмәт куйган. СССР НКВДсы махсус киңәшмәсе белән баш күтәрүче ире турында хәбәр итмәгән өчен хөкем ителгән. Хөкем карары - 2 ел күзәтчелек. 1990 елның 13 мартында реабилитацияләнгән.

Бер фамилия мисалында репрессияләнгәннәр турында китапта ничә язма бар, ә бит аларның артында һәр кешенең гаиләсе, туганнары тора. Кызганыч, ул куркыныч елларның шаһитлары елдан-ел кими бара. Тарихны төзәтеп булмый. Бердәнбер нәрсә – бер вакыйга, бер дата да, язмыш та онытылмасын өчен гаделлекне торгызу.

 

Клара Ермолаева, Зәй офыклары 
Фото: музейдан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев