Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Изге Спиридон исемендәге храм төзеләчәк

Түбән Камада яңа храм төзеләчәк урындагы качны аруландыру тантанасы булды.

Ул тантанада муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, православие һәм ислам дине вәкилләре, тирә-як йортта яшәүчеләр катнашты.

Чаллы ягыннан Түбән Камага керә торган урында шәһәргә керүчеләрне, берничә елдан, олы юлның сул ягында – мәчет, уң якта храм каршы алачак. Аларның шәһәр халкы тормышындагы урынын ачыклап, “болар – дини объектлар гына түгел, ә рухи үсеш, яңарыш үзәге булачаклар”, – дип белдергән  Рамил Муллин.

Изге Спиридон храмы төзеләчәк урындагы качны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл үзе аруландырган. Приход халкы, дингә ышанучылар качның аруландырылганын, иман укылганын күреп, үз йортлары янәшәсендәге бу храмның тиз арада сафка басуын, якыннарының –үз янәшәләрендә, ә күк йөзенең һәрчак аяз булуын теләгәннәр. Храм спонсорларның һәм халыкның үз акчасы хисабына төзеләчәк. 

 “Туганайлар” газетасының шушы елның 12 май санындагы “Чәбия зиратында – өмә” дигән язмада бу зират янәшәсендә керәшен чиркәве һәм парк төзергә җыенулары турында хәбәр иткән идек. Ул язмада “Керәшен храмы заманында үз нигезләрен шәһәр төзелешенә бирергә мәҗбүр булган Чәбия һәм Актүбә авыллары керәшеннәренә түбәнкамалыларның ихтирамы билгесе буларак төзеләчәк. Инде әйткәнебезчә, ул Чәбия зираты янәшәсендә үк урнашачак. Язган булса, шәһәргә килүчеләрне өч-дүрт елдан бу урында заманча парк һәм җыйнак кына храм каршы алыр. Билгеле булганча, шәһәр төзелеше башлангач, Чәбия зираты өстендә тугыз катлы йорт салынган. Зиратның исән калган бик аз өлеше исә озак еллар дәвамында ташландык хәлдә булды” дигән юллар да бар.

Чәбия зираты каршында, сәүдә үзәге янәшәсендә урнашачак бу Изге Спиридон Тримифунтский храмына киләчәктә Чәбия, Актүбә керәшеннәре дә, тирә-яктагы йортларда яшәүчеләр һәм барлык православие динендәгеләр дә келәүгә йөрерләр. Бары тик ил-көннәр – имин, дөньялар тыныч булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев