Ивановлар Түбән Чыршылы авылының үрнәк гаиләсе
Сарман районының Түбән Чыршылы авылында яшәүче Анна белән Петр Ивановлар – 65 елдан артык бергә тату гомер итүче бәхетле пар
Гаиләнең 65 еллык туй символын нык, ышанычлы металл – тимер дип атаулары юкка гына түгелдер. Аларның гаилә ныклыгы күп дистә еллар дәвамында сыналган. Ивановлар, бер-берсенә яраклашып һәм гаилә мөнәсәбәтләре дәресләренә нигезләнеп, үзләренең характерларын күптән яңартканнар шул инде.
15 көн очрашып йөргәч
Петр дәдәй дә, Аннук түти дә 88 яшендә. Аннук түти Зәй районының Якты Күл авылында дөньяга килгән. Аңа ике ай булганда, әтисе мәңгелеккә күчә. Әнисе, кызы Аннукны үз туган ягы – Сарман районының Ләке авылына алып кайта. Авылда әбисе һәм аның тагын ике кызы янәшәсендә яши башлыйлар алар.
– Шунда үстем, 7 класс тәмамладым. Колхозда нинди эш бар: салам, утын ташумы, балалар нинди эшне булдыра ала, барысын да эшләдек. Аннан Петровка май заводында да эшләргә туры килде. Түтиләремнең (әбисенең сеңлесе) берсе Пермь өлкәсендә яши иде. Алар белән Гремячинск шәһәренә китеп, таш карьерына урнаштым. Ә отпуск алып, авылга кайткач, Чыршылыга дусларыма бардым. Шунда Петр белән таныштык. 15 көн очрашып йөргәч, өйләнешеп тә куйдык, – дип сөйләде Аннук түти.
Әллә Анна түтине шәһәргә җибәрәсе килмәгән, Петр дәдәй киләселәрен алдан искәртеп тә тормыйча, ат җигә дә, үзе белән Санук дәдәсен һәм Зоя җиңгәсен алып, кыз сорарга дип Ләкегә китә. Сөйләштереп, ризалыгын сорап, шул көнне үк Аннаны Түбән Чыршылыга килен итеп алып китәләр.
Күңел һәрчак тыныч
Ул килен булып төшкән бәләкәй генә дүртпочмаклы йортта, Петр дәдәйнең 84 яшьлек Иван бабасы, Укелинә әнисе, аның тагын бер улы яши. Ә Петр дәдәйнең әтисе Макар бабай сугышта үлгән. Аларның зур гаиләсе “күңел иркен булсын” гыйбәрәсенә туры китереп, тату гына яшәп китәләр. Петр дәдәй: “Бабай бик булган кеше булды, тиреләр җыеп, аларны эшкәртә, утын күп әзерли иде, без ач тормадык. Ул 1962 елда китте бу дөньядан”, – ди. Ул чорда ачлыктан үлү очраклары күп булган.
Анна белән Петр Ивановлар 5 бала дөньяга китерәләр. Укелинә әби, Петр дәдәй белән Аннук түти эштә чакта 5 баланы караша, аннан мәктәпкә озатып, каршы алып тора, ярдәм итеп яши. Әбиле кешенең өстәлендә һәрчак кайнар пич ризыгы була.
– Без колхоздан кайтып кермәдек, иртән сәгать 3тә китә идек, кичке 10да кайтабыз. Обедка кайтканда да, балаларны күрергә өлгермибез, я, укуда, я урамда булалар. Ә төнлә инде әни аларны ашатып-эчертеп йоклаткан була. Балалар өчен күңел һәрчак тыныч булды, – диделәр Ивановлар әниләрен искә алып.
Хәзерге вакытта аларның үзләренең оныклары гына түгел, оныкларының балалары да бар инде. Сүзгә кызлары Зоя да кушылды: “Бүгенге көндә авылларда, басуларда бар эшне механика эшли. Элек җәй көннәрендә печән вакыты, 3-5 гектарлап бүленеп бирелгән чөгендер генә ни тора иде, аны 3 тапкыр үтау, сирәкләү, көзнең сазлы көннәрендә уңышын җыю! Бик әйбәт хәтерлим, без бәләкәйдән үк, әни белән чөгендер утарга да йөри идек. Хәзер балаларга сөйләсәң, ышанмыйлар”.
Алар Укелинә әби белән бергә 41 ел яшиләр. Әле алай гына түгел, Аннук түтинең үз әнисен дә алып киләләр, ике әбиле булып та 10 ел гомер итәләр Ивановлар гаиләсе. “Мин әбиләрнең беркайчан да ачуланышканнарын хәтерләмим, тормыш булгач, төрлесе булгандыр, ачысы-да төчесе дә, тик алар бернәрсәне дә тышка чыгармадылар, кешегә күрсәтмәделәр”, – ди кызлары Зоя Петровна.
Ходайга яраулы булып
Пётр дәдәй – Чыршылыдан. “Мин икенче бала булып тудым. 3 яшьлек вакытта миннән олы дәдәем кан чиреннән үлеп киткән. Тагын бер туганым бар. 1941 елны әтине сугышка алдылар. Ул чаклар бер дә күз алдыннан китми. Июль ае. Әти ике яшьлек энемне кулына күтәрде, мине җитәкләде. Әни аның кырыннан елый-елый атлый. Әни ипи салган иде, ашарга да өлгермәде. Авыл башына кадәр озата чыктык. Без – балаларны кайтарып җибәрделәр, ә әниләр Чаллыга кадәр озата киттеләр. Бу минем әтине соңгы күрүем булды. Дүртенче класска кадәр укыдым да, колхозда ат көттем. Кичке мәктәптә 7 класс та тәмамладым. 17-18 яшьтә Лаеш, Алексеевск районнарында утын кисеп, атка төяп елга аркылы күпер төзү өчен, агач ташыдык. 2,5 ел армия хезмәтендә булдым”, – дип хәтирәләрен яңартты Петр дәдәй.
Ул колхозда тракторда, комбайнда эшли, ферма мөдире дә була. Авылда күп кешеләргә сарай, йорт түбәләре ясаша. Бүгенге көндә ихатада кәҗәләре, тавыклары бар. Йортлары зур, иркен. Әле каймак, эремчекләр ясап, оныкларны да сыйлыйлар. Пётр дәдәй 25 ел инде умарталар тота. Баллары бик тәмле була аларның. “Монысы юкә, монысы чәчәк, карабодай, айбагыр”, дип тезеп куя ул, кунаклар чәй эчкәндә. Әкренләп умарталар карарга кызлары Зоя белән Венераны, кияүләрен өйрәтә, эшне аларга тапшыра.
Алар кебек бер өйдә бианай-килен бердәм булып тату яшәү, авырлыкларны бергә күтәрү, балаларга дөрес тәрбия бирү белән Ходай алдында яраулы була бит кешеләр.
Аннук түти күп еллар авылда депутат итеп тә сайланыла. Алар икесе дә хезмәт ветераннары. “Тормышта күге дә күкри, яшене дә яшни, бер-берңә юл гына куярга белергә, хөрмәт итәргә кирәк. Әти-әниләр безне бәхилләп китте. Яшьләргә әйтер сүзебез шундый: әти-әниләрегезгә, өлкәннәргә карата ихтирамлы булыгыз, матур, тигез яшәгез, сәламәт, бәхетле булыгыз”, – дип изге теләк-киңәшләрен җиткерделәр 65 елдан артык иңне-иңгә куеп яшәгән матур гаилә.
Бу парга карыйсың да, гаҗәпләнәсең, ничә ел эчендә алар бер-берсен ничек туйдырмаганнар? Алар үзара җылы мөнәсәбәтләрне ничек саклап кала алганнар? Петр дәдәй үзенең икенче яртысына ягымлы итеп, ышаныч белән карый, ә Аннук түти, яратып елмая, аның һәр сүзен игътибар белән тыңлый. Аларга карап чын хисләрнең өшемәвенә, мәңге яшәвенә инанасың һәм хәтта шундый озак вакыттан соң да, мәхәббәтнең ныгуын аңлыйсың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев