Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иванайдан Николай Баширов төзелеш тармагының бөтен баскычларын үткән кеше

14 август – Төзүчеләр көне. Төзелеш бар җирдә – тормыш бар. Төзүче ул – безнең илдә элек-электән киң таралган һәм хөрмәтле һөнәр кешесе.

Ул – төзелеш тармагының бөтен баскычларын үткән кеше. Озак еллар Казан шәһәрендәге “Дизайнстройцентр” җәмгыятендә мастер булып эшләгән. Зур йортлар, чиркәүләр һәм, шулай ук, үзенә йорт та төзегән. Проектыннан башлап биналарны, йортларны төзеп сафка бастырганчы бөтенесен үзләренә эшләргә туры килә. Шул ук компаниянең директоры булган дәдәсе Александр Баширов чын дөньяга күчкәч, аның башлаган эшен дәвам итеп, туган авыллары Иванайда чиркәү төзеп бетерүдә зур тырышлык куя. Хәзерге вакытта Николай Богоявление чиркәве приходының председателе булып тора. Әлеге чиркәүдән кала, аңа тагын Түбән Новгород якларында һәм Лаеш районының Никольский авылында, үз районнарындагы Казаклар Чаллысында чиркәү төзүдә, булганнарын төзекләндерүдә катнашырга туры килә.

«Мин − авыл баласы. Шуңа, эшләрнең бөтенесе таныш. Барысын да эшлибез. Хәзер чиркәүдән китеп булмагач, төзелешкә бик вакыт калмый. Заказ буенча тимердән капкалар ясый башладым. Төзелештән бөтенләй киттем дип тә әйтә алмыйм, авыл җирендә эш беркайчан да бетми, өйдә анысын-монысын ясап куям, авылдашларыма булышам, чиркәүне дә карап-төзекләндереп торам. Сүз уңаеннан, яшьләргә шуны әйтәсем килә, төзүче һөнәрен сайлагансыз икән, җиренә җиткезеп, намус белән эшләргә тырышыгыз. Алайса, «миннән киткәнче — иясенә җиткәнче», дип кенә эшләүчеләр дә юк түгел. Андыйлар төзелештән ерак йөрсен. Төзегән йортларың нык, матур булса, үзеңнең дә күңелең тыныч була», — диде ул.

Ходай аңа сәләтне мулдан биргән. Николай Баширов алты яшеннән рәсем сәнгатенә гашыйк. Бу сәләт аңа әтисеннән күчкәндер дип уйлый үзе. Тирә-якның барлык матурлыгын сыйдырган картиналары шактый. Ул аларны якын дусларына, туганнарына бүләк итә икән.

Башировларның авылдагы йортына сокланмаган кеше юктыр. Ул матур йортны үз эшенең остасы җиткезгәне әллә каян күренеп тора. Каралтылары да башкаларга үрнәк булырлык. Хатыны Алсу һәм бишенче класста укучы улы Виталий белән яши алар. Олы улы Гена да әтисенә охшап, Казанда төзелештә эшли, квартирлар ремонлау белән шөгыльләнә.

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы су кебек. Менә шушы кыска гына вакыт эчендә ул зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга тели һәм шуңа омтыла. Кулларыңнан куан дими, ни диярсең мондый ихлас иҗатчыга, төзүчегә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев