Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иванай авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Токрановка мемориаль такта ачылды. Фото, видео

«Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры, күп кенә сугышчан бүләкләр иясе, ТАССРның атказанган укытучысы Иван Токранов 36 ел элек вафат була.

Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов мемориаль такта ачу тантанасында катнашучыларны Җиңү көне уңаеннан котлады. Яшь патриотларны үз туган авыллары тарихын өйрәнергә, Иванайның Иван Захарович шикелле батыр улларын онытмаска, аларның якты истәлеген күңелләрдә сакларга чакырды.

Илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен үз-үзләрен аямаган батыр сугышчылар, Җиңү яулаган фронтовиклар даны буыннардан-буыннарга күчеп, халык хәтерендә яшәргә тиеш. Иванайда сугыш ветераны Иван Токранов (гомер еллары: 1916-1988) яшәгән нигездәге йортка аның истәлегенә мемориаль такта кую – шуңа дәлил. Иван Захарович армиядә хезмәт иткәндә сугыш башлана. Ул Ленинград блокадасын өзүдә катнаша. Сугыштан соң, туган авылы мәктәбендә балалар укыта.

«Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры, күп кенә сугышчан бүләкләр иясе, ТАССРның атказанган укытучысы Иван Токранов 36 ел элек вафат була.

Тантанада элекке фронтовикның якыннары, туганнары һәм танышлары да чыгыш ясап, Иван Захарович һәм аның тормышындагы вакыйгалар белән таныштырдылар. Шулай ук, җыелган халык мәктәп музеенда булды. Анда да укучыларга, кунакларга, авылдашларга Иван Токранов турында сөйләделәр.

Тантанада Иван Токрановны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориаль тактага һәм каберенә чәчәкләр салынды.

Бу хакта тулырак газетабызның алдагы саннарында укый алырсыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев