Иван Пугачевның таланты күпләрне сокландыра
«Апуш» балалар татар театры студиясе өч ай эчендә спектакль әзерләп премьера чыгарды. Иван Пугачев Шүрәле ролен башкарган
Февраль азагында Казан мэриясенең татар телендә «Апуш» балалар театр студиясен ачуы хәбәр ителде, балалар кастингка чакырылды. «Апуш» студиясе «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә урнашкан. Балалар биредә шөгыльләнә. Премьера да биредә узды.
Оештыручылар студиянең беренче премьерасы өчен Равил Бохараевның «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен сайлаган. Пьесаны татарчага Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемә иткән булган.
Спектакльне сәхнәгә студия җитәкчесе, әлеге проектның авторы, шулай ук, студиянең актерлык осталыгы педагогы Алия Фәйзрахманова куйган.
Төп герой Сәгъди йортында яшәүче нәни Апуш. Бала йоклап киткәч, әкиятләр дөньясына күчә. Күз алдыбыздан Су анасы һәм алтын тарак урлаган малай, Шүрәле, йорт ияләре, атлар үтә. Боларның барысын да «Апуш» студиясенә йөргән малайлар-кызлар сурәтләп биргән.
Иван Пугачев Шүрәле ролен башкарган. Ул Казан шәһәренең 69нчы мәктәп укучысы. Әнисе Алена ханым әйтүе буенча, өйдә татарча сөйләшмәгән. Пугачевлар – керәшен гаиләсе, әтисе Емельян да татарча бик яхшы белә, әнисе Алена ханым да сөйләшә ала. Иван Казанның Хабенский театр студиясенә йөри. Анда рус телендә шөгыльләнә. Малай бу студиягә килеп, үзен сынап караган.
“Профессионал булмасам да, минем бик күп спектакльләр караган күзләремә һәм интуициямә ышаныгыз – бу малайда зур потенциал бар. Эстрадага һәм рус театрына китмәсен дип саклап торып, кадерләп үстерелсә иде ул. Иван Емельян улы Пугачев исемле татар артисты булып җитлексен иде. Сүз уңаеннан, әле малай тавышы үзгәрү чорына кермәгән, аның үзенчәлекле сопраносы җәлеп итә. Вокал педагоглары малайның тавышын ватмыйча, кадерләп сакласын иде”, – дип яза журналист Рузилә Мөхәммәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев