Иван Егоров: «Туганайлар» үз укучылары белән бер сулышта, бер адымда, бер омтылышта булсын»
Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе котлау юллый.
Хөрмәтле “Туганайлар” редакциясе хезмәткәрләре, кадерле газета укучылар!
Илебездәге үзгәреш чорында матбугат мәйданына килгән “Туганайлар” газетасы – керәшен халкын тату гаиләдәй бергә туплап, Ватаныбызның якты киләчәге хакына берләштергән көч булды. Чыга башлаган беренче көннәреннән үк, “Туганайлар” газетасы үз битләрендә халкыбызның үз асылына тугры булып, борынгыдан кадерләп саклап килгән йолаларын, бәйрәмнәрен һәм традицияләрен яктыртуга зур урын бирде. “Туганайлар”, үз республикабыз белән беррәттән, чит төбәкләрдә яшәүче карендәшләребезне барлап, аларның да тарихын өйрәнеп, хәзерге яшәешен һәм тормыштагы проблемаларын уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшә торган олы мәйданга әйләнде.
Редакция коллективы бүгенге тизлек заманы таләпләреннән һич тә калышмый – югары информацион технологияләрдән, шул ук социаль челтәрләрдән дә уңышлы файдалана. Үз эшчәнлегендә интернеттагы сайтларны, ВКонтакте “битләре”н һәм, шулай ук, Ютуб каналларын да оста куллану белән керәшен яшьләрен үз халкының чын патриотлары итеп тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертә.
Илебездә сибелеп яшәүче керәшеннәрнең бердәнбер басма матбугаты булган “Туганайлар” газетасы алдагы көннәрдә дә бай культурабызны һәм мирасыбызны барлауда, яшьләребезне шуңа тартуда армый-талмый халкыбызга хезмәт итәр, дип ышанам.
“Туганайлар” газетасының 20 еллыгы уңаеннан, редакция коллективына хезмәт уңышлары, яңадан-яңа идеяләр, укучылар санының тагын да артуын телим. “Туганайлар” үз укучылары белән бер сулышта, бер адымда, бер омтылышта булсын! Ил-көннәр имин, дөньялар тыныч, барыбыз да сау-сәламәт булып яшик!
Иван ЕГОРОВ,
Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев