Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юрист Гусятников: 1 апрельдән чит илдә алынган машина йөртү хокукларын Россиянекенә алмаштырырга кирәк

Машина йөртүчеләрне 1 апрельдән машина йөртү хокукларын алыштырырга кирәклеге турында кисәттеләр.

1 апрельдән "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы канунга кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә чит илдә алынган машина йөртү таныклыкларын Россиянекенә алмаштыру тәртибе һәм сроклары билгеләнә, дип белдергән "Прайм" агентлыгына PG Partners юридик компаниясенең өлкән идарәче партнеры Петр Гусятников. Бу хакта Шәһри Казан хәбәр итә. 

"Әйтик, быелның 1 апреленнән соң Россиядә яшәү хокукы яки Россия гражданлыгын алган затларга шушы вакыттан алып бер ел эчендә Россия машина йөртү хокукын алырга кирәк", — дип аңлатты ул.
Чит илдә машина йөртү таныклыгы алган россиялеләргә дә Россия Федерациясендә яши башлаганнан соң бер ел эчендә аларны алыштырырга кирәк булачак. Белоруссия гражданнарына һәм бу илдә "права" алган россиялеләргә генә әлеге документны алыштырырга туры килмәячәк.

Төзәтмәләр машина йөртү таныклыклары шунда ук гамәлдә булмаячак дигәнне аңлатмый — аларны алыштыру өчен җитәрлек вакыт бирелә. Моны эшләмәгән гражданнарны шундый таныклык белән машина йөрткән өчен 5-15 мең сум күләмендә штраф көтә, дип сүзен төгәлләде Гусятников.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев