Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юрий Макаров: «Музыкаль талантны Ходай биргән»

Питрәчтән Юрий Макаров бәләкәйдән җырлый, шигырьләр яза. Ул иҗат иткән 12 шигырьгә танылган композитор Альфред Якшимбетов көй язган.

Күпләр урта белем белән генә чикләнеп калган заманда ук Макаровлар нәселеннән барысы да югары белем алырга тырышкан. Шуңа күрә Юра да югары уку йортында укып, профессиональ артист булу турында хыялланган.

Юрий мәдәният институтына укырга керергә тели, хәтта документларның күчермәләрен дә илтеп тапшыра, әмма әти-әниләре моңа каршы төшә. «Артист — ул һөнәр түгел, төпле эш кирәк», дип киңәш итәләр. Һәм ул үз вакытында әтисе тәмамлаган авыл хуҗалыгы институтының инженерлык факультеты студенты булып куя, бер абыйсы бу вакытта авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасы профессоры булып эшли. Шулай да артист булу хыялы аңа барыбер тынгы бирми.

— Алты яшемнән мин сәхнәдә, — ди Юрий. — Авыл клубында бал-маскарад үткәнен бүгенгедәй хәтерлим, һәм мин «Ап-ак карлар» җырын җырладым. Яшь чагында телевизордан Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиеваның чыгышларын карарга ярата идем. Мәрхүм әтием дә матур җырлады, шулай ук әни дә, әни ягыннан әбием дә җырларга яраттылар. Абый, минем кебек, гармунда уйный. Өч туган сеңлем Оксана Дмитриева «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен ансамбле солисты. Әгәр дә мин юбилейларга, туйларга барсам, беркайчан да мине җырлатмыйча җибәрмиләр. Безгә музыкаль талантны Ходай биргән, — дип саный ул.

Мәктәптә укыганда ук шигърияткә гашыйк була. Габдулла Тукай, Абдулла Алиш шигырьләрен аеруча ярата. Өй эше итеп бирелмәсә дә, шигырьләрне ятлый, аларны сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнә. Авторларның мондый тирән эчтәлекле шигырьләр иҗат итүләренә, рифмага кирәкле сүзләрне ничек сайлап алуларына соклана торган була. Һәм 2017 елда аның «Гомерем буе сине яратырмын» дигән беренче шигъри әсәре туа. Ул җыр сүзләренә әйләнә һәм аны Башкортостанда җырлыйлар. Юрий иҗат иткән 12 шигырьгә танылган композитор Альфред Якшимбетов көй язган. Алар үзләренең башкаручыларын көтәләр.

— Шигырь язу җиңел процесс түгел. Илһам син теләгән чакта гына килми, рульдә барган вакытта да, берәр нәрсәгә сокланып карап торсаң да, көтмәгәндә күңелдә шигырь туарга мөмкин. Мин һәрвакыт үзем белән кесәмдә кәгазь һәм каләм йөртәм, кайчакта күңелгә килгән шигырь юлларын телефонда җыеп куям. Әгәр дә шунда ук язып куймыйсың икән, соңыннан алар югала, онытылырга мөмкин. Язам, язганны бер-ике көннән соң гына укыйм, төзәтәм, тыныш билгеләрен куям, — ди Юрий.

Музыка аның тормышында зур урын алып тора, әмма барыбер хобби булып кала. Институттан соң ике елга якын ул авыл мәдәният йортында мөдир булып хезмәт куя. Хәзер медбрат булып эшли.

«Алга» сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев