Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Идрисовадан тәмле пирог рецепты

Быел кура җиләге урманнарда да, бакчаларда да уңган. Бу авызда эри торган кура җиләгеннән тәмле пирогны сез дә пешереп карагыз әле.

Камыр өчен кирәк булачак: 1 күкәй, 70 грамм сыер мае, 200 грамм он, 150 грамм шикәр комы.

Эчлек өчен: 40 грамм сыер мае, 400 грамм кура җиләген, 100 грамм он, 50 грамм манный ярмасы, 120 грамм шикәр комы.

Күкәй, шикәр комы, сыер мае салып (суыткычтан берничә сәгать алдан чыгарып куегыз) әйбәтләп болгатабыз. Онны аз-азлап салып, йомшак камыр басабыз. Әзер камырны уклау белән җәеп, кырыйлары бераз күтәрелеп торырлык итеп табага салабыз. Камырлы табаны 15 минутка морозильникка куябыз. 

Ул арада пирог эчлеге ясыйбыз. Он, сыер мае һәм 70 грамм шикәр комын бергә кушып болгатабыз, вак валчыклар хасил булырлык итеп уабыз. 

Икенче савытта манный ярмасына 50 грамм шикәр комын кушып болгатабыз. 

Морозильниктан табаны алып, камырга кура җиләге җәеп салабыз. Бу ачык пирог өстенә — манный ярмалы шикәр комы, аннан соң, вакланып уылган камыр валчыгы сибәбез.

180 градуста 25-30 минут пешерәбез. Күрсәтелгән вакыт үтеп, өсте кызара башлагач алабыз. Пешеп җиткәч 2 сәгатькә суытырга куябыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев