Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Губина: «Керәшенлек – “Туганайлар” белән булу!»

2022 елда вакыйгаларның күплеген һәм хис-кичерешләрнең тирәнлеген аеруча билгеләргә кирәктер.

“Туганайлар” бүгенге көндә газета гына түгел, ә көндәлек яңалыкларны чыгарып баручы сайт, 50 меңнән артык подписчигы булган социаль челтәрләр һәм боларга өстәп, үз проектларын булдырган медиа. “Туганайлар”ны иң күп яздыртып алучы керәшеннәр – Мамадыш, Зәй һәм Яр Чаллы төбәгендә.

Социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә 50 меңнән артык подписчигыбыз бар. Мәкаләләрне һәм видеоязмаларны меңәрләгән кеше карый. Ватсаптагы группабызга да 300дән артык карендәшебез кушылды. “Туганайлар” – керәшеннәр берләшә, аралаша торган зур мәйданчык. Шул түгәрәктә матур бер гаиләдәй, бер-беребезгә кирәкле булып яшик.  

Быел без Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгыннан махсус грантлар да оттык. Шулар кысаларында керәшен яшьләренең этномәдәният өлкәсендәге эшләре һәм уңышлары, шулай ук, борынгыдан ук сакланган йолаларыбызны яктырттык. “Җанга җакын җамагатым” дип аталган махсус проектыбызда язылган 30дан артык үрнәк керәшен һәм катнаш семьялар турында да укыдыгыз.

“Авыл – илһам чыганагы” дигән проектыбыз да республика гранты отты. Җиңүче дипломын Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды (фотода). 

Газетага язылучыларыбыз һәм социаль челтәрләрдәге подписчикларыбыз, сез безгә ныклы этәргеч, мотивация бирәсез. Бу – редакция башкарган эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген раслый. Керәшеннәрнең бердәнбер газетасы әле яши һәм киләчәктә дә яшәр дигән өмет уята.

Ә киләсе 2023 ел Россиядә – Остазлар, Татарстанда Милли культура һәм традицияләр елы. Шул уңайдан, халкыбызның йолалары, булдыклы затлары, өметле яшьләре һәм дин темасына махсус проектлар әзерләдек.

Туганайлар – керәшен тормышының, керәшен дөньясының тарихын яза торган көндәлек басма. Чөнки газетаның һәр саны Россия һәм Татарстанның дәүләт архивларына китә, шунда саклана. Еллар узу белән, киләчәк буын  “Туганайлар” битләреннән хәзерге керәшеннәрнең яшәеше белән кызыксыначак.

“Туганайлар”ның дусларына, подписка чорында ярдәм итүчеләргә тау итеп, саулык телибез!

Алга таба да, нинди генә вакыйгалар булса да, һәрвакыт үзебез булып калыйк, керәшенлегебезне җуймыйк, горурланырлык гамәлләр генә кылыйк, туганыйлар!

Юлия ГУБИНА,
“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Туганайлар” газетасы редакциясе” баш редакторы-җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев