Юкка чыккан кул эше
Челтәр бәйләү сәнгате сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы елларда яшь кызлар арасында киң үсеш ала
Челтәр белән тастымалларны, бистәр башларын, өстәл япмаларын, күлмәк җиңе һәм итәкләрен, баш япмаларын (тастар), яулыкларны бизиләр; хатын-кызлар өчен челтәр якалар һәм башка эшләнмәләр ясыйлар.
Ул крючок (ыргак энә) белән кулдан бәйләнгән, соңрак машина белән җитештерелә башлый.
Россиядә XVII йөздән башлап челтәр бәйләү киң таралыш ала. Урта Иделдә исә, бирегә русларны күчереп утырту процессында таралыш ала, XIX йөздә Казан губернасының Лаеш һәм Мамадыш өязләрендә халык нәфис кәсепчелеге рәвешендә үсә. Борынгы челтәрләрдә зооморф һәм геометрик мотивлар өстенлек итә, аларга бизәкне калын җеп белән эшләү хас була, һәм бу җирле осталарның эшен башка губерналарда җитештерелгән эшләнмәләрдән аерып тора. Катлаулы бизәк белән үрелгән аерым челтәр буйлар һәм итәк-җиң читләре өчен эшләнгән челтәрләр тагын бер үзенчәлекне тәшкил итә.
Элгәре кияүгә чыгарга әзерләнүче кызлар бирнәсендә кулдан бәйләнгән челтәр бизәкле бистәрләр, эчке күрмәкләр, кулъяулыклар, ашъяулыклар, кашага, җәймә, алъяпкыч кырларын, самавыр, мендәр япмаларын очратырга мөмкин булган. Мондый бирнә бүләген кулдан-кулга күчереп йөртеп, сокланып караганнар. Челтәр бәйли белгән кәләшнең уңганлыгына, сабырлыгына зур бәя бирелгән. Кием-салымны, йорт-җирне челтәр белән бизәү авыр тормышка бәйрәм төсмерләре өстәгән, кәефне күтәргән.
Осталарның эшләнмәләре нәфислеге һәм җыйнаклыгы белән аерылып тора. Бизәкләр тасма ярдәмендә бер сызыкта ясала һәм катлаулы композицияле эре формалары белән аерылып тора. Орнамент еш кына үсемлек (яфраклар, чәчәкләр, «тормыш агачы» һәм башкалар) мотивларыннан тора, шул ук вакытта геометрик формаларны да тәшкил итә (квадрат, ромб, розетка, дулкын мотивы).
Бүгенге көндә ыргак белән челтәр бәйләү юкка чыкты, ихтыяҗы да юк, тәрәзәгә капрон челтәрләр эләләр. Борынгы челтәр үрнәкләре Санкт-Петербургтагы Рус музеенда һәм Россия халыклары этнографиясе музеенда, Мәскәүдәге Бөтенроссия гамәли-бизәлеш сәнгате музеенда, Татарстан Милли музеенда, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев