Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юкәче авылындагы «Хәтер бакчасы»на 120 юкә утыртканнар

Юкәче авылында (Мамадыш районы), Җиңү көне алдыннан, «Хәтер бакчасы»на нигез салынды.

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә интернациональ бурыч үтәгәннәр истәлегенә булган бу бакчада 120 төп юкә үсентесе утыртылды. Ул юкәләр Келәүш урман хуҗалыгы питомнигыннан бушка бирелгән. Үсентеләрне, Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков җитәкчелегендә, авылдан Валерий Губянов, Григорий Багиров, Александр Грушев, Николай Грушев һәм Петр Кузнецов питомникка барып, казып алып кайттылар. 

Алла Анасының Казан тәресе чиркәве янәшәсендәге «Хәтер бакчасы»на юкә үсентеләре утыртуда Юкәчедәге 62 хуҗалыкның һәрберсеннән катнаштылар. Утырту белән генә эш бетми, иң авыры һәм җаваплысы — яшь юкәләрне карап, су сибеп үстерү. Бу җаваплы эшне авыл чиркәвен карап торучы Лиза түти Васильева үз өстенә алды.

Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыковның уй-хыяллары тормышка ашса, берничә елдан, Юкәчегә килүчеләрне чәчәкләре бал исе таратып утырган юкәле парк каршы алачак. Җәйге челләдә юкәләр күләгәсендә ял итү өчен уңайлы утыргычлар, беседкалар да булачак. «Хәтер бакчасы»нда, ерактан ук, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәл дә күренеп торачак. «Юкәчедән сугышка 106 кеше киткән, шуларның 83е туган якларга әйләнеп кайта алмаган — утлы фронт юлларын узганда һәлак булганнар. Аларның якты истәлеген мәңгеләштереп, Җиңүнең 80 еллыгына Юкәчедә һәйкәл төзи алсак, бик зур эш башкарылыр иде», — дип үзенең планнары белән уртаклашты Валерий Васильевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев