Юкәче авылында чын халыкчан Казанский бәйрәме узды
Мамадыш районы Юкәче авылында ай-яй матур бәйрәм күреп кайттым. Исеме “Казанский” дип, гадиләштереп кенә әйтелсә дә, ул Казан Алла Анасы иконасына багышланган зур дини бәйрәм. Шуңа да Юкәченең престол бәйрәме көнне авыл чиркәвендә иртәнге якта отец Рафаил Миронов келәү уздырган булса, халыкның күңел ачу бәйрәме көннең икенче яртысында оештырылды.
Керәшен авылларында уздырылган бәйрәмнәрдән, яшермим, төрлечә кәеф белән кайтам мин. Ә менә Юкәчедәге җыен күңелемә бик хуш килде. Ике мәйданда оештырганнар аны. Берсе көрәш мәйданы булса, икенчесе – мәдәният мәйдәны. Керәшен сәнгате мәйданы дисәм, дөресрәк тә булыр әле. Районыбыз башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, Шәдче авылы җирлеге башлыгы Валерий Шрыков халыкны бәйрәм белән котлап, җыенны ачып җибәрделәр.
Районыбызның “Талир тәңкә” (Владимир), “Туганайлар” (Шәдче), “Көмеш тәңкә” (Җөри), “Җиңгәчәйләр”, “Тәңкәләр” (Дүсмәт), “Покрау” (Колышчы), “Карендәшләр” (Керәшен Ерыксасы), “Урагай” (Мамадыш) халыкка керәшен моңнарын яңгыратты. Ә аны халык мәхәббәтен яулаган Камал театры артисты Олег Фазылҗанов алып барды. Ул алып барган бәйрәм берничек тә сүлпән була алмый анысы. Ходай жәлләмәгән аңа телне. Күзләр генә тимәсен! Юкәче халкының кушаматына хәтле белеп бетергән инде ул. “И, кара әле син бу Фазылҗанны! Әртисләнүен күр, кыланып та күрсәтә инде, керәшен дип белерсең!”- дип, уй-фикере белән уртаклашты минем янымда утырган хатын. Гаҗәпләнүемне яшереп бетерә алмадым бугай. И Фазылҗанның кем икәнен дә белмәгәннәр очрый икән әле. Камал театрында Фазылҗан фамилияле карендәшләр эшләгәнен дә аңлатып, бер саваплы эш эшләп кайттым.
Үзебезнең халык артисты Георгий Ибушевны, атказанган артистлар Вадим Захаров, Оксана Дмитриева, “Бәрмәнчек” кызлары Снежана Абрамова, Регина Павлова, «зажигалка» Римма Никитиналарны халык алкышларга күмде, кушылып җырлады, дәртлеләр биеп тә китте. “Без керәшеннәрне бик яратабыз, шуңа килдек!”- дип, алкышларга күмелеп чыкты Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән Люция Мусиналар. Үзен хөрмәт иткәннәрне бик ярата шул ул керәшен халкы. Күрше Вахит авылыннан җырчы Рамис Сәлимов та хәйран матур җырлый икән.
Янымда утыручы икенче бер хатын: “Артистларны телевизордан да күрәбез, радиодан да тыңлыйбыз, Валерий Шрыковны тыңлар өчен кайттым”, - дип куйды. “Мин шуның өчен килдем”, - дидем мин дә, күршемә теләктәшлек белдереп. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Шрыковның җырлавын яратмаган кеше юктыр инде ул.
Аннары тагын шуңа игътибар иттем: монда һәр деталь яхшылап уйланылган: сәхнә бизәлеше генә түгел, уен оештырырга кирәкле әйберләрнең төсе дә. Әйтик, ярышырга куелган чаңгыларга хәтле кызылга буялган, су ташу тизлеге өчен әзерләнгән чиләкләр керәшен орнаменты белән бизәлгән, кызыл төстәге инвентарьларга өстенлек биргәннәр...
...Чишмәдән тизлеккә су ташу ярышына авылдашым Георгий Ибушев та кушылгач, гаҗәпләнеп куйдым: конкурентлары үзеннән шактый яшь тоелды. Чабып төшеп киттеләр болар чишмәгә: берәү менде, икенчесе күренде... Ибушев юк. Менеп җитте дә ул, җыенны яңгыратып: “Алдандым бит мин, чиләк-көяндә күтәреп, мәйданны әйләнәсе дип торам!”- дип, халыкны дәррәү көлдереп алды. Аның каравы Георгий дәдәйнең чиләге туп-тулы, тегеләрнеке яртышар гына иде. Бүләк тапшырганда да: “Ярый ашыгып интекмәгәнем әле, барыбер бүләген бирделәр!”- дип, мәйдандагы халыкны шаулатып алды. Ходай биргән таланты өстенә үзенең гадилеге белән яраттыра шул ул.
Уен, күңел ачу, җыр-моң тулы мәйданны вакыт-вакыт тынлыкта калдырып, белдерү өчен туктатып торгаладылар. Һәр үлчәү категориясендәге көрәш батырларын игълан итеп, пьедесталга бастырдылар, алкышлар белән бүләкләр тапшырдылар. Нәтиҗәдә баш батыр булып, Мамадыштан Илмир Ахунҗанов калды, батыр асты – Юкәче егете Егор Такарлыков, өченче батыр исемен Мамадыштан Максим Степанов яулады.
Юкәче Казанские бик матур тәэсирләр калдырды. Халкыбызның үзе күк ихлас, гади, эчкерсез. Минем тагын шуны әйтәсем килә, керәшен авыллары бәйрәмнәре өчен үрнәк алырлык сыйфатларга бай булды бу җыен.
Фотолар «Есть контакт Мамадыш» группасыннан алынды.
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Усали авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев