Югары Субаштан Иван Николаев: «Элек дин турында уйлау булмаган, катнашып беттек»
Балтач районының Югары Субаш авлында яшәүче Иван Николаев, өлкән яшьтә булуына карамастан, авыл зиратын карап тора, шәҗәрәләр ясый, иманнар укый.
Дин кадерен белер чак
Иван Николаевка төрле җирдә эшләргә туры килә: бишенче класстан ат җигеп колхоз эшендә йөри, комбайнчы ярдәмчесе дә була, бригадир, клуб, җитәкчесе, бер үк вакытта, китапханәче, соңрак, тагын бригадир, алты айлык экономистлар курсын узгач, экономист хезмәтен башкара. Коммунистлар партиясенә керә, ике елдан соң аны партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Әле унбер ел колхозда хисапчы булырга да өлгергән. Санау эшләре нык алҗыткач, дуңгыз фермасында да эшләгән. Сулыш юллары авыруы аркасында, мәктәпкә хуҗалык эшләре җитәкчесе булып күчкән. Лаеклы ялга да шуннан чыккан. Элек тә күңеле белән диннән читләшмәгән дәдәйгә, чынлап торып дин турында уйлана башларга вакыт җиткән. Ул авыл зиратын да карый. Мәңгелеккә киткән һәр кешенең туган-үлгән елларын барлап, дәфтәр битенә терки. Шәҗәрә төзү буенча да зур эшләр алып бара. Күрше авыл чиркәвенә йөри, иманнар укый.
Иван дәдәй 27 яшьтә Чапшар авылыннан укытучы булып килгән Рәйханә белән кавышкан. Тик, хатыны бик иртә, 55 яшендә үк мәңгелеккә киткән. Бу хакта сөйләгәндә аның күзләрендә яшьләр күренде:
«Яшьрәк чакта барысын да аңлап та җиткезмисең. Элек дин турында уйлау булмаган, күбебез татар кызларына өйләнеп, кызлар татарга кияүгә чыгып, катнашып беттек. Ике бала — бер кыз, бер ул үстердек. Шулай да мин кечкенәдән үк үз динемне белеп, күңелдән аңлап яшәдем. Беренче класста укыганда ук, хәреф танырга өйрәнгәч, әти минем кулыма Евангелиене тоттырды. 1990 елда күрше Көек авылындагы чиркәүгә йөри башладым. Бервакыт безнең арада мондый сөйләшү булды. «Син ничек диясеңдер, балаларны чумылдырасым килә» дидем. Ул каршы килмәде. Аннан соң күпмедер вакыт узды, ә мин һаман җаен тапмыйм, чиркәүгә баралмый торам. Шунда хатыным: «Син әйткәнеңне үтәмәдең бит», дип үзе мине балаларны чиркәүгә алып барырга өндәде», — дип пар канатлы чакларын искә төшерә ул.
Иван дәдәй авыл тарихын бик яхшы белә.
«Безнең авылга нигез салучылар — марилар. Алар төпләнгәнче, монда караңгы урман гына булган. Бервакыт Арча районының Кишмәт авылыннан биш керәшен егете килгән. Алар өйләнгән, балалары бар, ә «башка» чыга алмыйлар, аның өчен йорт төзергә кирәк, төзелешкә тотыну өчен, урын юк. Урман кисәргә рөхсәт бирелми. Ярты еллап эзләнә торгач, марилар янына килеп чыкканнар. Урта Көшкәт авылы аша килгәннәр, елгада йомычка йөзгәнне күреп, «димәк, елганың башы тегендәрәк, анда кемнәрдер яши» дип, бирегә җиткәннәр. Марилардан ризалык алып, монда төпләнеп калганнар. Йортлар төзегәннәр, соңрак гаиләләрен алып килгәннәр. Шулай итеп, югары оч урамы керәшеннәр урамы булып калган. Бездә Көшкәт елгасы ага. Шуннан чыгып, марилар авылның исемен Кушкетка дип атаганнар. Ә соңрак, керәшеннәр «суның башы бездә ич» дип, Субаш атамасын уйлап чыгарганнар. Елганың икенче ягында татар авылы Түбән Субаш барлыкка килгән», — диде ул.
«Марилар кая киткән соң» дигән сорауга «Элек халыкта шундый ырым булган. Авылга яңа кешеләр килеп төпләнсә, аның беренче нигез салучылары монда калмаячак, дигәннәр. Колхозлашу чорлары башлангач, марилар көннән-көн кимегән, әкренләп, бөтенләй качып беткәннәр», дип җавап бирде.
Иван дәдәй «Туганайлар» газетасының бер санын да калдырмый укый. Алай гына да түгел, ул һәр санны туплап бара.
«Керәшеннәрнең үз газетасы булу — зур сөенеч. «Туганайлар» көндәлек тормышта да олы ярдәмче, йолаларыбызны саклау өчен бик кирәк. Газетаның һәр саны да бар миндә, аларны кадерләп саклап торам», — дип сөйләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев