Югары Субаштагы Павловларның өен бәйләнгән, чигелгән әйберләр, җептән үрелгән вазалар бизи
Илья һәм Раиса Павловлар озак еллар читтә яшәгәннән соң туган якларына, Балтач районының Югары Субаш авылына кайтып төпләнәләр.
Субашка баргач, аларга да кердек без. Аларның үзләре җиткезгән йортлары зур, якты, нурлы. Рая түтинең кул эшләрен бик яратып күзәттек. Стенага эленгән төсле тасмалардан ясалган чәчәкле картиналарга, бәйләнгән, чигелгән әйберләргә, матурлап, чуклап ясалган мендәрләренә, җептән үрелгән вазаларга карап сокландык.
«Мондый эшләр белән шөгыльләнү күңелгә рәхәтлек бирә. Лаеклы ялда булгач, вакыт җитәрлек, гел нәрсәдер ясыйсы гына килеп тора. Җәен бакча эшләре, көзен җиләк-җимеш өлгерә аларына да җитешәбез. Бик күп яшелчә тозлыйбыз, кайнатмалар ясыйбыз» — дип сөйли-сөйли безне дә үзе ясаган карлыган кайнатмасы, помидор белән сыйлады Рая түти.
Өйдә спорт белән шөгыльләнү өчен велотренажёр да алып куйганнар алар.
«Аякларга бик файдалы нәрсә, иртә-кичен берничә минут шуны «әйләндерергә» дә җаен табабыз» — дип елмайды Павловлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев