Югары Мәлем авылы мәдәният йортында «Ярдәм» ярминкәсе узды
Зәй районының Югары Мәлем авылында окоп шәмнәре ясауга парафин сатып алу өчен ярминкә оештырылды.
Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырыша. Бу эштә Зәйлеләр дә бик актив. Окоп шәмнәре ясауга иң кирәкле әйберләрнең берсе – парафин. Югарымәлемлеләр аны сатвып алу өчен ярминкә оештырды.
«Ярминкәгә яшелчәләр, сөт продукцияләре, кул эшләре куелды. Һәр сатучы да, сатып алырга килүчеләр дә үз өлешен кертте. Башка авылдашлар да читтә калмады. Барлыгы 7200 сум акча җыелды. Окоп шәмнәре хәрби зонада бик кирәкле булуын яхшы беләбез. Адым-адым юл булыр, тамчы-тамчы күл булыр, диләр. Бу күркәм чарада катнашкан барлык авылдашларыбызга зур рәхмәт. Бердәм булыйк! Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде!» — ди Югары Мәлем мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.
Зәй офыклары, Клара Ермолаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев