Югары Чура балалар бакчасы гуманитар ярдәм җыю акциясенә кушылган
Махсус хәрби операциядәгеләргә Һәркем үз өлешен кертергә тырыша.
Кукмара районындагы Югары Чура авылының балалар бакчасында да гуманитар ярдәм җыелган.
“Акциядә безнең тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, шулай ук педагоглар һәм ДОУ администрациясе катнашты. Солдатларга ярдәм итүче акциядә битараф булмаган катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез! Әле шушы көннәрдә генә бакчабызда махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашыбыз булды. Ул балалар белән очрашты. Алар белән аралашу вакытында үзенең хис - кичерешләре белән бүлеште. Безнең илебезнең тынычлыгын яклап яу кырында сакта торучылар белән чиксез горурланабыз, исәнлек - саулык телибез. Тизрәк тынычлык урнашып, аларның кабаттан өйләренә, якыннары янына әйләнеп кайтуларын көтәбез”, – диде бакча мөдире Алина Егорова.
Фотолар Лариса Архиповадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев