Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Багражда киләсе Тройсын бәйрәменә чиркәү ачарга ниятлиләр

2 июльдә Югары Баграж авылында Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий, район башлыгы Разиф Кәримов булып, торгызылучы Троица чиркәвендә эшләр барышы белән таныштылар, алга таба планнарны билгеләделәр.

Эшлекле сөйләшүдә шулай ук район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Бөгелмә округы благочинные, иерей Георгий Кутырев, Зәй округы благочинные ярдәмчесе, протоиерей Александр Расторгуев, подрядчы оешма җитәкчесе Евгений Крючков катнашты.

Югары Багражда агач Троица чиркәве XIX гасырда приход кешеләре һәм Алабуга сәүдәгәре, хәйрияче Иван Стахеев акчасына төзелгән. Чиркәү төзелеше 1887 елда башланып, ике елдан ул изгеләндерелгән. Совет власте вакытында чиркәү ябыла. Бина башта ашлык амбары, аннан озак еллар авыл клубы буларак файдаланыла. XX гасырның 90нчы елларыннан чиркәү ташландык хәлгә килә.

Әлеге иман йорты узган елның апрелендә «Бергәләп саклыйбыз» федераль проекты буенча торгызыла башлады.

— Бу храм уникаль булуы белән аерылып тора. Чиркәү мәдәни мирас объектларын төзекләндерү программасына кертелде. Моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Иске чиркәүнең һәр бүрәнәсе, һәр тактасы сүтелеп, агач төзелеш сәнгате законнары буенча тикшерелеп, инвентарьга алынды. Алар протезланып, сканерланып, яңартылып, чиркәү элекке халәтендә торгызыла. Без үз алдыбызга чиркәүнең элекке халәтен саклап калу максатын куйдык, — диде Иван Гущин.

Бүгенге көндә төзүчеләр чиркәүнең нигезен салып, бураның 12 ниргәсен күтәргән. Киләсе атнага калган ниргәләрне алып кайтып эшне дәвам итәчәкләр. Бура бер-ике ай кипкәннән соң, октябрь аенда түбәне ябарга ниятлиләр.

— Авылда чиркәү булу — ул рухи тормыш бар дигән сүз. Югары Баграж авылындагы чиркәүне торгызу — җирлегебез өчен зур вакыйга. Авыл халкы моны күптәннән көтте һәм алар бу эшкә алынучыларга бик рәхмәтле, — ди Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Гыйбадәтханә хәйриячеләр акчасына реставрацияләнә. Төзелеш һәм реставрация өчен акча әкренләп хәйриячеләр ярдәме белән табыла. Бүгенге көндә аның күләме 15,2 миллион сум тәшкил итә. Быел тагын 42 миллион сум спонсорлык акчасы табу мөмкинлеге барлыкка килде, ди Иван Гущин.

Чиркәүне җылытуда газ казанына заказ бирергә планлаштырыла, чөнки электр белән җылыту кыйммәткә төшәчәк. Иван Гущин белдерүенчә, чиркәү өчен кирәк булган әйберләр сатып алу, иконостас проектын эшләү мәсьәләсе дә хәл ителә. Гыйбадәтханә янындагы территориядә кечкенә бакча булдырылачак.

-Әлеге Троица чиркәвендә элекке традицияләр торгызылып, службалар чиркәү-кряшен телендә башкарылыр дип өметләнәбез. Ходай безгә шундый мөмкинлек тудырды — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән әлеге объект узган ел архитектура һәйкәлләрен торгызу программасына керде. Бу авыл халкы өчен нинди шатлык! Без киләсе престол Тройсын бәйрәмендә Троица чиркәве изгеләндерелеп, дин тотучылар өчен ишекләрен ачар дип ышанабыз«, — диде епископ Мефодий.

Районда бүгенге көндә 4 чиркәү торгызыла. Болар — Олы Батрас, Керәшен Мәлеме, Югары Баграж чиркәүләре һәм 35нче бистәдә төзелүче Изге Макарий чиркәве.

-Безнең районыбызда төрле милләт, дин вәкилләре дус-тату яши. Район-шәһәребездә мәчетләр, чиркәүләр салына. Без Югары Баграждагы бу чиркәүне торгызу планы белән күптәннән йөрдек. Мөмкинлек чыгу белән бу гозеребезне Иван Николаевич Гущинга җиткердек. Алар Рәисебез Рөстәм Миңнеханов белән килешеп, чиркәүне төзекләндерүне хупладылар. Мондый игелекле эшләр бергә тату яшәүнең төп нигезе булачак. Чиркәүне киләсе елның маенда ачарга планлаштырабыз, — диде Разиф Кәримов.

«ОСК» төзелеш компаниясе директоры Евгений Крючков бүгенге көндә чиркәүне реставрацияләү буенча башкарылган һәм алда торган эшләр белән таныштырды. Быел чиркәүне торгызу буенча эшләрне 75-80 процентта тәмамларга планлаштырыла. Болар — тышкы эшләр, стена күтәрү, түбә ябу. Киләсе елда инде эчке бизәлеш эшләрен төгәлләп, территорияне яшелләндереп, чиркәүне ачу ниятләнә.

Заинск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев