Югары Багражда 136 еллык агач чиркәүне реставрациялиләр - фото
Зәй районының Югары Баграж авылында борынгы агач төзелеш сәнгате һәйкәле – Троица чиркәвен торгызу өстендә эшлиләр. Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты үзенең телеграм-каналында эшләрнең ничек алып барылуын күрсәтте.
Чиркәү приход кешеләре һәм Алабуга сәүдәгәре, хәйрияче Иван Стахеев акчасына төзелгән. Чиркәү төзелеше 1887 елда башланган һәм ике елдан ул изгеләндерелгән. Совет власте вакытында чиркәү ябыла. Бина озак еллар авыл клубы буларак файдаланыла. Моннан берничә ел элек чиркәү янында меценатлар һәм авыл халкы ярдәме белән яңа часовня төзелде.
2022 елның февралендә Югары Баграж авылында Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм белгеч-архитекторлар булып китте. Алар тарихи объектны карап, эш күләмен билгеләделәр.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты дәүләт сатып алулары сайтында чиркәүне саклау буенча эшләрне башкаруга фәнни-проект документациясен эшләү турында тендер урнаштырды.
Реставрация барышында белгечләр 136 ел элек төзелгән чиркәү корылмасының бурасын, фасадын, интерьерларын яңартачаклар. Шулай ук, бинага инженерлык коммуникацияләре дә китереләчәк.
Эшләр «Бергә саклыйк” федераль проекты кысаларында алып барыла.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев