Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ярдәм кулы суз» акциясендә катнаштылар

6 июль көнне Югары Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл активистлары белән берлектә «Ярдәм кулы суз»акциясендә катнаштылар.

Алар авылның өлкән кешесе.Анна Бутаковага яшелчә утарга булыштылар.

Ул 1950 елның 22 декабрендә Поповка авылында эшче гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, 1970 елда Югары Баграж авылына килен булып төшә.

Аның кул эшләренә сокланмаган кеше юктыр. Үзе бәйләгән йон носкилар, мунчалалар, матур урындык япмалары, бизәкләп эшләнгән башлыклар күз явын алырлык! Үзенең алтын куллары белән ясаган әйберләрне якыннарына, дусларына бүләк итеп бирә ул. «Игелекле хезмәтләре, ярдәмнәре өчен ул барысына да рәхмәтен белдерде. Үзенең изге теләкләрен җиткерде», – дип яздылар мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Фотолар Югары Баграж мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев