Истәлекләр саклаучы Константин Чернов
Константин Чернов Зәйнең 1нче мәктәбе һәм укытучылар турында истәлекләрне саклау өчен зур эш башкарган. 2025 елда 1нче мәктәпкә нигез салынуга 180 ел тула.
1972 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Константин Чернов мәктәп һәм укытучылар турында истәлекне саклау өчен зур эш башкара. Бу хакта «Заинск-Информ» яза.
Ул бөтен дөнья буйлап мәктәпне тәмамлаучылардан меңнән артык фотография җыйган. Күптән түгел мәктәпкә тарихи фотосурәтләр төшерелгән дүрт калын альбом, фотосурәтләр һәм истәлекләр тупланган «История моей школы: в лицах и воспоминаниях» исемле ике иҗади эшен бүләк итте. Шулай ук мәктәп тарихының зур архивын электрон рәвештә тапшырды.
Мәктәпнең 170 еллыгына Константин Григорьевич инде фотографияләр бүләк иткән иде, алардан мәктәп музеенда стендлар ясалган, зур булмаган фильм төшерелгән. Яңа юбилейга отставкадагы полковник мәктәп тарихы турында саллы документаль фильм ясарга планлаштыра.
1нче мәктәпнең тарихы, аның укучылары һәм укытучылары язмышы белән үрелеп, Зәй тарихына туры килә. 1845 елда мәктәп үзенең беренче укучыларын кабул итә. Шуннан бирле педагоглар, укучылар, уку программалары үзгәрә, әмма уку процессы беркайчан да туктамый. Биредә бүген 394 укучы белем ала.
- Кеше хәтерендә күп нәрсә югала, күп нәрсә онытыла, әмма безне дөньяны танып белергә өйрәткән мәктәпне, укытучыларны оныту мөмкин түгел. Хәтта Бөек Ватан сугышының кырыс елларында да мәктәп эшләде. Сугыш елларында Зәйгә Ленинградтан бик күп укытучылар эвакуацияләнгән, алар көчле укытучылар иде. Алар да белем йортында уку-укыту процессына үз көчләрен керткән. 1нче мәктәп дистәләгән генераллар, профессорлар, академиклар тәрбияләнүе белән дә уникаль. Туган мәктәп тарихын, һичшиксез, белергә кирәк, чөнки ул буыннарны бәйләүче җеп булып тора. Без картаябыз, әмма мәктәп турындагы хатирәләр безнең белән мәңгегә кала. Мин 1нче мәктәптә укуым, аның традицияләрен саклаучы булуым белән горурланам, – ди Константин Чернов.
Аның тарафыннан тупланган материаллар хәзерге укучылар өчен генә түгел, ә булачак укучылар өчен дә кыйммәтле, чөнки алар мәктәп традицияләренең сакланышын, аның уникальлеген һәм әһәмиятен күзалларга мөмкинлек бирә. Мәктәп тарихы буенча аерым музей оештыру өчен материаллар җитәрлек җыелган. Константин Григорьевич шулай ук уку йортында хәрби дан бүлмәсе ачарга тәкъдим итте.
Константин Чернов фотоальбомнарын туган як тарихын өйрәнү өчен яки патриотик юнәлештәге чаралар үткәргәндә кулланырга мөмкин. Ул үсеп килүче буыннар үз мәктәпләренең тарихы, ата-бабаларының кем булуы, ничек яшәве, укуы, кем булулары, үз илләре тарихында нинди эз калдырулары турында белергә тиеш дип саный.
Мәктәп директоры Илназ Насыйров Константин Григорьевичка тарихи хәтерне саклау, яшьләргә хәрби-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә керткән зур өлеше һәм архив материалларын җыюдагы тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдереп, мәгариф идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Белешмә:
Константин Чернов – полковник. 1954 елның 23 октябрендә ТАССРның Минзәлә районы Воровский исемендәге совхозда туа. 1958 елда Черновлар гаиләсе Зәйгә күченә. Әтисе Георгий Трофимович (хата китеп улын Григорьевич дип язалар һәм шулай кереп китә) чыгышы белән Сарсаз-Баграж авылыннан, Бөек Ватан сугышында катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән, хәтта Рейхстагта имзасын калдырган. Сугыштан соңгы елларда комбайнчы, кассир, машина йөртүче-янгын сүндерүче булып эшли. Әнисе Марфа Павловна фермада хезмәт куя.
Константин өчен әтисе һәрвакыт батырлык һәм үрнәге булган. Балачакта ук ул хәрби булачакмын дип ныклы карарга килә. 1976 елда Оренбург югары зенит ракета команда училищесын тәмамлап, 22 ел дәвамында коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. Взвод, батарея, дивизион командиры, аерым зенит ракета дивизионы командиры, зенит ракета берләшмәсе командиры урынбасары, хәрби академия кафедрасы башлыгы урынбасары вазифаларын башкара. Коры җир гаскәрләренең хәрби академиясен тәмамлаган. 1996 елда Константин Григорьевичка полковник дәрәҗәсе бирелә.
Роза Илалтдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев