Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Искегришкинлылар сәламәт яшәү рәвешенә игътибарлы

Менделеевск районының Иске Гришкин авылында «Әни, әти, мин – спорт гаиләсе» чарасы узды.

Сәламәтлек-һәр кешенең тормышында бәяләп бетергесез бәхет. Безнең һәрберебезгә көчле һәм сәламәт булу, мөмкин кадәр озаграк хәрәкәтчәнлекне, энергияне саклап калу һәм озын гомерле булу теләге хас. Сәламәтлеккә караш, сәламәт яшәү рәвеше кешедә үзеннән-үзе барлыкка килми, ә билгеле бер мәгълүмати, педагогик йогынты нәтиҗәсендә формалаша. Балаларга яшьтән үк сәламәт яшәү күнекмәләрен тәрбияләү бик мөһим. Шушы көннәрдә генә Иске Гришкин авылында «Әни, әти, мин – спорт гаиләсе» чарасы узды.  Әлеге чара кысаларында авыл халкы ГТО нормативларын үтәде.  

«Әлеге чараның максаты - балаларның һәм аларның әти-әниләренең сәламәтлеген ныгыту. Биремнәр арасында баскан килеш иелү, яткан килеш кулларны хәрәкәтләндерү, урыннан озынлыкка сикерү, гер күтәрү, граната ыргыту бар иде. Шулай ук нормативларны уңышлы тапшырганнарга ГТО билгеләре тапшырылды», –.дип яздылар гришкинлылар.

 

Фото җирлек архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев