Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Зәйдә яшүсмерләрне агачтан әйберләр ясау серләренә өйрәтәчәкләр

Иске Зәй яшьләр үзәге һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре республика конкурсында катнаштылар.

Конкурс нәтиҗәләре белән Иске Зәй яшьләр үзәге "МастерОК" столяр коворкингы" проектын тормышка ашыру мөмкинлегенә ия булды. Әлеге проект кысаларында яшүсмерләрне агачтан әйберләр ясау серләренә өйрәтәчәкләр.

 Яшьләр үзәге белгечләре хәзерге тормышыбыздә актуаль булган әйберләр ясау буенча мастер-класслар үткәрә башлый.

“Әлеге әйберләрне берничә сәгатьтә ясарга мөмкин. Без агачтан әйберләр ясау серләренә төшенергә теләүче барлык яшүсмерләрне мастер-классларда катнашырга чакырабыз”, - ди яшьләр үзәге белгечләре.  

Шулай ук, кызыклы лекцияләр, аралашу күнекмәләрен, осталыкны һәм командада эшләүгә өйрәтүгә юнәлтелгән тренинглар оештырылачак. Тәҗрибәле оста Юрий Некорыстнов һәм яшьләр белән эшләү вазифасын башкарган белгечләр җитәкчелегендә, агачтан әйберләр ясау буенча һәркем үз көчен сынап карый алачак. Мәгълүмат "Зәй офыклары" редакциясе сайтыннан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев